Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көл болыты аркасында Португалия һәм Испаниядә очышлар туктатылган


Мадрид – Исландия янартавыннан таралучы көл болыты аркасында Португалия һәм Испаниядә берничә һава аланы ябылган.

Португалиядә 100дән артык очыш туктатылган. Испаниядә 15 һава аланы ябылган. Мадрид һәм Барселона аланнары әлегә бу исемлеккә керми.

Янартауның кабат уянуы сәбәпле, океан аша очучы кайбер очкычларның юллары үзгәртелгән. Нәтиҗәдә алар гадәттәгедән ике сәгатькә озаграк оча.

Апрель уртасында бу янартау аркасында Европаның берничә илендә очышлар берничә көнгә туктатылып торган иде.
XS
SM
MD
LG