Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тамбов шәһәрендә Сталинга яңа һәйкәл ачылды


Тамбов – Шимбә көнне Русиянең Тамбов шәһәрендә элекке совет җитәкчесе Иосиф Сталинга яңа һәйкәл ачылды.

Интерфакс хәбәр итүенчә, бу чарада 200ләп коммунист һәм сугыш ветераны катнашкан.

Осетин коммунистлары бүләк иткән, алтын төскә буялган сын метр-ярымлы нигезгә утыртылган. Һәйкәлнең гомум биеклеге 2 метр.

Һәйкәл машина кирәк-яраклары сата торган бер кибет җирлегендә урнаштырылган. Урынны ширкәтнең җитәкчесе биргән.

Тамбов коммунистлары Җиңү көне уңаеннан Сталин һәйкәлен урнаштыру тәкъдиме белән башта җирле җитәкчеләргә мөрәҗәгать иткән булган. Ләкин аларның мөрәҗәгате хуплау тапмаган.
XS
SM
MD
LG