Accessibility links

Кайнар хәбәр

Махачкалада 9 май көнне ике шартлаткыч җайланмасы табылган


Махачкала – 9 май көнне Дагыстан башкаласының үзәк парк капкасы янында ике шартлаткыч җайланмасы табылган.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, алар үзара тимер чыбык белән тоташтырылган ике ут сүндергеченнән ясалган, эченә шөрефләр тутырылган.

Якшәмбе иртәсендә Дагыстанның Каспийск шәһәрендә бер машина шартлау нәтиҗәсендә аның эчендәге кеше һәлак булган.

Милиция мәгълүматына караганда, ул интихарчы булырга мөмкин. Тикшерү эшләре бара.
XS
SM
MD
LG