Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия евро акчасын коткару фондында катнашмаячак


Брюссель – Европа Берлеге илләренең финанс министрлары бүген Брюссельдә евро акчасының кыйммәте төшүенә каршы чаралар тикшерә.

Евро акчасын кулланучы 16 ил өчен 60 миллиард евро күләмендә махсус ярдәм фонды булдырыла.

Бүгенге утырыш алдыннан, Берлектә рәислек итүче Испания финанс министры Елена Сальгадо, евро акчасын яклау өчен Берлек “бар кирәкле чараларны” күрәчәк диде.

Әмма Британия бу фондны хупламаячагын белдерде. Британия финанс министры Алистер Дарлинг сүзләренчә, евро валютасын бу акчаны кулланучы илләр кайгыртырга тиеш. Британия алар арасына керми.

Грециядәге финанс кризисы сурәтендә шушы атнада евроның кыйммәте 1.25 долларга кадәр төште.

Җомга көнне евро акчасын кулланучы илләрнең җитәкчеләре Грециягә 110 миллиард евро күләмендә кредит бирү планын хуплады.
XS
SM
MD
LG