Accessibility links

“Распадская” шахтасында шартлау нәтиҗәсендә 12 кеше һәлак булган


Кемерово – Якшәмбегә каршы төндә Кемерово өлкәсенең “Распадская” шахтасында ике шартлау нәтиҗәсендә 12 кеше һәлак булган, 50-дән артыгы җәрәхәтләр алган. Тагын 60-лап кеше күмер базында ябылып калган диелә.

Метан газының кабат шартлау куркынычы коткару эшләрен тулы күләмдә алып барырга мөмкинлек бирми. Газны баздан куып чыгару өчен көчле җилләткеч корыла.

Русия премьер-министры Владимир Путин оператив штаб утырышында күмер базын тиз арада җилләтеп кешеләрне коткарырга чакырды.

Гадәттәнтыш хәлләр министры Сергей Шойгу коткару эшләре белән җитәкчелек итү өчен Кемерово өлкәсенә килде.

Кемерово губернаторы Аман Тулеев корбаннарның гаиләләренә ярты миллион рубль күләмендә компенсация түләргә карар чыгарды.
XS
SM
MD
LG