Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина милләтчеләре Җиңү көнен бәйрәм итүгә протест белдерде


Львов – Украинаның Львов шәһәрендә уңчы радикал “Азатлык” берләшмәсенең 400-ләп вәкиле Җиңү көнен бәйрәм итүгә протест белдергән.

Интерфакс хәбәр итүенчә, милләтчеләр совет байракларын ерткалап җиргә ташлаган һәм “Украинага дан!” дигән шигарьләр кычкырган.

Ивано-Франковск шәһәрендә шул ук берләшмә вәкилләре тантана чараларын өзәргә тырышкан, ләкин милиция аларга юл куймаган.
XS
SM
MD
LG