Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 18:58

Мәскәүдә наци Германиясен җиңүгә 65 тулу уңаеннан хәрби парад үтте


Мәскәү – Бүген Мәскәүдә Кызыл мәйданда наци Германиясен җиңүгә 65 тулу уңаеннан хәрби парад үтте.

Быелгы парад Советлар Берлеге җимерелгәннән бирле иң зурысы булды. Анда 11.5 мең Русия хәрбиләре белән бергә тагын 13 илнең вәкилләре катнашты. Шул исәптән, сугыш вакытында беректәш илләр булган АКШ, Франция, Британия, Польша хәрбиләре.

Русия президенты Дмитрий Медведев парадта чыгыш ясап, хәзерге заман янауларына каршы тору өчен берләшергә чакырды.

Хәрби парадлар һәм тантаналы йөрешләр бүген Русиянең 70-ләп шәһәрендә, шул исәптән Казан белән Уфада да үткән.

Җиңү көне уңаеннан хәрби парадлар Украина һәм Беларуста да узды.

Европа илләрендә наци Германиясен җиңүгә 65 тулуга багышланган чаралар 8 май көнне үтте.

XS
SM
MD
LG