Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:25

"Татарлар Русиянең "ru" кебек беренче дәрәҗәле доменына ия булса, бу Татарстанның виртуаль суверенитеты булыр иде", ди Раил Имамов. Татарларга ул нинди домен тәкъдим итә соң?

Рунет, ягъни пәрәвезнең рус телле өлеше, үзенең туган көнен билгеләп үтте. Быел аңа 16 ел тулды. 1994 елда рус интернеты “.ru” доменына ия булды. Рунет дигән күренешнең тарихы шул көннән башлана. Статистика күрсәткәнчә, Россиядә яшәүче 18 яшьтән өлкән халыкның 30 проценттан артыгы интернет белән файдалана. Ә “.ru” доменына кергән сайтларның 33 проценты төбәк һәм регионнарда теркәлгән. Күпчелек интернет-битләрнең хуҗалары Мәскәүдә яши. Соңгы бер-ике елда Рунет ерак шәһәр-районнарга да ныклы атлый.

Үсеш буенча беренче урында – Урал, соңгыда – көньяк төбәкләр. Идел буе – алтын урталыкта. Татар интернетының үз домены әлегә юк. Әмма Татнет дигән төшенчә бар һәм ул бик еш кулланыла. Тик Татнет тарихын кайсы көннән исәпләргә? Туган көн билгеләп, бәйрәм шәрабен кайчан күтәрәсе? Мөгаен, беренче татар сайты ачылган көннедер. Ничек кенә булмасын, Татнет туган көнен бер генә татар интернеты активисты да төгәл атый алмый. Бу турыда форумнарда бәхәс бер тына, бер кабына. Әмма анык җавап һаман да юк.

Татарстанның, татарларның үз доменнарын булдыру турында күп сүз булды. Проблема нидә? Акчадамы? Сәясәттәме? Әллә Татнет утының бик сүлпән булуындамы? Әлеге мәсьәләне күңеленә иң якын алучы кешеләрнең берсе – “Җәхәт” электрон продуктының авторы Раил Имамов белән әңгәмә корабыз.

Раил әфәнде, Татарстанга, татарларга аерым домен кирәкме?

Әлбәттә, кирәк! Мондый сорауның булуы да мөмкин түгел! Дөньяда ике йөзләп ил бар, биш меңләп халык яши. Күпчелек халыкның үз дәүләтчелеге юк. Һәр илнең ике хәрефтән торган беренче дәрәҗәле домены бар. Американың – us, Бөек Британиянең – en, Русиянең – ru. Хәтта иң кечкенә илләрнең дә доменнары бар.

Алайса аны алу өчен нишләргә кирәк? Сәяси мәсьәләме бу, әллә бар да акчага барып тоташамы?

Әлбәттә, чыгымнар бар. Әмма завод төзерлек чыгымнар түгел бит ул! 10 сервер булсын, 100 хезмәткәр булсын – бу Татарстан өчен зур чыгыммы?

Бәлки, барысы да дәүләтчелек булмауга барып тоташадыр?

Дәүләтчелек булса, бу мәcьәлә үзеннән-үзе хәл ителер иде. Әмма дәүләтчелеге булмаган кайбер халыкларның да доменнары бар бит. Мәсәлән, Испаниядәге Баскония халкының – “eus”, Каталония халкының “са”. Ә Татарстанга “ta” кирәк. Әгәр теләк булса, без моны булдыра алыр идек. Бу сөйләшүләр инде әллә кайчаннан бирле бара.

Мәскәүдә Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе булып эшләүче Тимур исемле татар егете булышырга да вәгъдә иткән иде. Тик конгресста җыелган чакта минем күз алдымда Президент аппараты вәкиле “татарга домен кирәкми” диде. Без шаккаттык! Шулай булганда безгә аны кем бирсен?!

Моннан берничә ел элек татарга “tt” доменын көчләп такмакчылар иде. Бу мәйданда шактый сайтлар да эшләнде. Әмма чынлыкта бу Тринидад һәм Тобаго иле домены. Кирәк иде микән ул безгә?

Кеше өлешенә керү дөрес түгел. Без “tt”га бик каршы. Безгә “ta” кирәк. Бу принципиаль мәсьәлә. Иң яхшысы – илнең беренче ике хәрефе булырга тиеш. Әйтик, “es” доменына Испания белән Эстония дәгъва итте. Испания җиңде, чөнки ул зуррак, абруйлырак ил. Татарстан беренче дәрәҗәле домен ала алса, ул виртуаль суверенитет булыр иде!

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG