Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:30

2010-2011 уку елында Татарстан мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре бер сәгатькә дә кыскармаячак. Мәгариф министрлыгы вәкиленнән бу сүзләрне ишеткәч, укытучылар һәм укучылар гөрләтеп кул чапты. Соңгы алты елда республикада телләрне үстерүгә 120 миллион сумга якын акча тотылган.

Татар дәүләт һуманитар-педагогика университетында мәктәп укучылары катнашында “Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм киләчәккә карау” дигән темага фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Җыенда 100дән артык укучының фәнни доклады тыңланды.

Зиннәтуллин: республикада телгә булган игътибар кимемәс дип уйлыйм

Республиканың мәгариф министрлыгының милли белем бирү һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Раиф Зиннәтуллин сүзләренчә, бүген Татарстанда 100 000 артык бала татар мәктәбендә һәм рус мәктәпләренең татар сыйныфларында белем ала. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының саны гына да 6000 җитә икән.

Раиф Зиннәтуллинның 2010-2011 уку елында мәктәпләрдә ана теле дәресләре кыскартылмый диюенә, конференциягә килүчеләрнең ни өчен кул чабуларын аңлап була. Укытучылар эшсез калудан курыкса, яшьләр үзләренең киләчәкләре өчен шүрли. Чөнки бирегә килүчеләренең бер өлеше татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керәчәк.

Федераль кануннар уйландыра

Татарстан хөкүмәтенең телләрне үстерү идарәсенең сектор мөдире Фирая Шәйхиева сүзен федераль кануннарга кертелгән үзгәрешләр телләр турында уйланырга мәҗбүр итә дип башлады. Шәйхиева хөкүмәтнең тел мәсьәләсен бер генә көнгә дә онытмавын әйтә. Татарстанның 2004 елда телләрне үстерү өчен төзегән програмы нигезендә 120 миллион сумга якын акча тотылган.

“Бу акчага дистәләгән китаплар, сүзлекләр чыгарыла, “Мин татарча сөйләшәм” акциясе уздырыла. Югары уку йортларында татар телен укыту мәсьәләләрен чишү өчен дә акча тотыла.

Бәлки, бу акча азрактыр да. Әмма без шул сумманы тиененә кадәр максатчан кулланабыз”, ди Шәйхиева.

Яңа президент та, премьер да тел турында онытмый

Татарстан хөкүмәте вәкиле Фирая Шәйхиева сүзләренчә, республиканың яңа президенты Рөстәм Миңнеханов белән премьер-министр Илдар Халиков республикада тел мәсьәләсе бик нечкә мәсьәлә һәм аны яхшы итеп чишә белергә кирәк дип белдергән.

“Телгә багышланган һәр чара татар теленең киләчәге турында уйландырырга тиеш”, диде ул.

Чит төбәкләр дә кунаклар бар


“Татар лингвокультурологиясе” дип аталган фәнни җыенда катнашучы балалар Татарстан мәктәпләреннән генә җыелмады. Алар арасында Сарытау, Киров, Пермь, Башкортстан укучылары да бар иде.

Пленар утырыш тәмамлангач, укучылар дүрт төркемгә бүленде һәм әзерләнгән докладларын сөйләде. Беренче секция “Хәзерге дәүләт шартларында тел, җәмгыять һәм мәдәниятнең үзара тәэсире”, икенчесе “Тел һәм әдәбиятны өйрәнүдә лингвокультурологик аспект”, өченчесе “Татар әдәбияты: әдәби-эстетик эзләнүләр”, дүртенчесе “Татар тел белеме: фәнни һәм гамәли проблемалар” юнәлешенә багышланды.

Казан белән Чаллы беренче

Конференциядә катнашучы балаларның күпчелеге Казан, Чаллы, Алабуга мәктәпләреннән килде. Дөрес, Татарстанның һәр районыннан диярлек катнашучы бар иде.

Укучылар исә “Телевидениедә татар теленең кулланылышы”, “Татар телен үстерүнең төп юллары”, “Күп гасырлык тарихы булган татар теле”, “Милләт күрке – тел”дигән темаларга доклад укыды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG