Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шахтада үлгәннәрнең саны арта: 32 кеше һәлак булды


Кемерово өлкәсендәге “Распадская” күмер базында шартлауда һәлак булганнарның саны үсә.

Җир астында 60лап кеше кала. Аларның күбесе шахтерлар, шулай ук шартлау булгач та аларга ярдәмгә төшкән коткаручылар бар. 65 кеше яраланган. Каты җәрәһәтләр алганнарны Мәскәүгә озатканнар.

9 майга каршы төндә “Распадская” күмер базында ике шартлау булды. Аларның сәбәпләре әлегә билгесез. Күмер табу ширкәте җитәкчелеге шахтада газ (метан) күләме артыгыннан күп түгел иде, дип белдерде.

Һәлак булганнарның гаиләләренә Русия хөкүмәте һәм шахта идарәсе 3 миллионлап сум акча түлиячәк.
XS
SM
MD
LG