Accessibility links

Кайнар хәбәр

Финанс ярдәм евро бәясен күтәрде


Европа Берлеге финанс министрларының евро зонада кризиска каршы чаралар турында килешүеннән соң бүген финанс базарларында евроның бәясе үсә башлады.

Тотрыклылык фондына 750 миллиард евро акча салырга килешенде. Бу акчаның 440 миллиардын Европа илләре, 250 – Халыкара валюта фонды бирәчәк. Калган 60 миллиард Европа комиссиясенең махсус фондыннан алыначак.

Европа үзәк банкы евро кулланган илләрнең бурычларын сатып алачагын белдерде.

Узган җомга тирән кризиста булган Грециягә ярдәм турында килешенде. Белгечләр кризисның Европаның башка илләренә таралу ихтималын фаразлый.
XS
SM
MD
LG