Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:13

Ла-Манш бугазының бер ярыннан икенче ярына кадәр булган араны 3 тапкыр йөзеп чыктылар. 8 май көнне иртәнге 8 сәгать 30 минутта башланган эстафета нәкъ бер тәүлек буе дәвам итте. Анда нәкъ 1000 кеше катнашты.


“Оргсинтез” бассейнында Русиянең бер генә каласында да булмаган мондый йөзү өченче тапкыр үтә икән инде. “Дөньяда мондый ярышның булу-булмавы турында мин әйтә алмыйм. Чөнки күптөрле ярышлар үтә. Әмма Русиядә без беренче булган идек, әле дә беренче булып калабыз”, дип белдерде әлеге ярышның баш судьясы Алексей Камешков.
Халыкның 7%ы гына йөзү урыннары белән тәэмин ителгән


Аның сүзләренчә, 1000 кеше бер-бер артлы 100 метрга йөзүне алар 1997 елда Җиңүгә 52 ел тулганда үткәргән булган инде. Ул вакытта да башта спорт һәм сугыш ветераннары стартка чыккан, ә аларны яшьләр дәвам иткән. Икенче эстафета 2005 елда үткән. Ул Җиңүнең 60, ә Казанның менъеллыгына багышланган.

Федерация кәгазьдә генә

Йөзәргә яратканнар да, әлеге чараны оештыручылар да, бу эстафетаны берьяктан бәйрәм чарасы буларак бәяләсә, икенче яктан исә сәламәт яшәү үрнәге булып тора, ди.

Эстафетага беренче булып чыккан ветеран Рубен Шаһназаров сүзләренчә, йөзә белгән кеше дөньяга бөтенләй башка карашта тора, төрле хәлләрдә дә куркып калмый. “Йөзмәгән кеше бөтен нәрсәдә дә чикләнгән. Хәтта комлыкта да башкалардан кыенсына”, ди Шаһназаров.

Соңгы вакытларда Казан үзен футбол, хоккей һәм баскетбол башкаласы буларак таныта. Яхшы йөзүчеләр әллә ни күрени. Алексей Камешков исә яхшы йөзүчеләр бөтенләй юк түгел, алар бар, дип белдерә. Әле менә яңа гына үткән Русия чемпионатында Казаннан Яна Мартынова 18нче мәртәбә чемпион дәрәҗәсе алган.

Петербурда 400 метрга йөзүгә чыккан 3 казанлы арасында иң кечкенәсе Айгөл Сабирова. Аңа 13 яшь кенә булса да, ул спорт мастеры инде.

Оста йөзүчеләр турында халык бик аз белә. “Моңа үзебез – спортчылар гаепле”, ди Камешков. Ул мәгълүмат чаралары белән яхшы бәйләнеш булмауны да әйтә. “Бу юнәлештә респбуликаның йөзү федерациясе эшләргә тиеш. Әмма әлегә бу оешма кәгазьдә генә”, ди Камешков.

Йөзү кыйммәт

Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов та республикада йөзүгә игътибарның җитәрлек булмавын әйтә.

“Бүгенгә бассейннар белән халыкны тәэмин итү тиешле таләпләрнең 7%ын гына тәшкил итә. Ләкин елдан-ел бассейннар арта. Казанда хәзер 5 бассейн төзелә. Аннан соң йөзү үзәге төзелә. Анда ике 50 һәм бер 25 метрлы бассейннар булачак. Әле күптән түгел генә “Ватан” спорт комплексында бассейн ачтык ”, ди Шәйхетдинов.
Шәйхетдинов стартка әзерләнә

Әлеге йөзү урнына “Ватан” дип тиккә генә исем кушылмаган. Ул, Шәйхетдинов сүзләренчә, Җиңү паркы янына салынганга һәм Җиңүгә 65 ел тулу көннәре алдыннан ачылганга шулай аталган.

“Ил булмасын, республика булмасын, ватан ул зур төшенчәгә ия. Һәркемнең үз ватаны”, ди Шәйхетдинов.

Республикада Универсиада алдыннан күп кенә спорт корылмалары төзелүгә карамастан, алар барсы да эшли башлагач, гомум таләпләр нигезендә халыкны йөзү белән тәэмин итү 10% тан әз генә артык булачак.

Күпләр әйтүенчә, бүген дә булган бассейннарга теләгән һәркем йөри алмый. Бик кыйммәт диләр. Аз керемлеләрнең бер йөзеп чыгарга да мөмкинлеге юк. Уртача Казандагы стандарт 25 метрдан да ким булмаган байссеннарның берәрсенә абонемент алган очракта бер тапкыр йөзү 250 сумнан артыгракка чыга.

Җиңү көне уңаеннан үткәрелгән эстафета исә бушка иде. Теләгән һәркем йөзде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG