Accessibility links

Кайнар хәбәр

Исән калганнарны коткару өчен вакыт бетеп бара


Русиянең гадәттән тыш хәлләр министры Шойгу "Распадская" шахтасында исән калганнарны коткару өчен 48 сәгатьтән дә азрак вакыт калып бара, диде. Каты яраланган 6 кеше Мәскәүгә озатылды. Яңа шартлау куркынычы бар. Статистикага караганда, җир астыннан чыгарылган бер миллион тонна күмергә 1 шахтерның үлеме туры килә.

Дүшәмбе көнне иртән Кемерово өлкәсенең “Распадская” шахтасында һәлак булганнарның саны 31 иде. Бу сан тагын дә үсәргә мөмкин, җир астында 60лап кеше әле дә бар.

Русиянең гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгу сүзләренә караганда, шахтаның иң тирән җирен су баса, анда 13 кеше калган булырга мөмкин.

Шартлау урынында 560 коткаручы һәм 125 машина эшли.

Междуречински каласында казадан соң Җиңү көненә багышланган күңел ачу чаралары һәм бәйрәм салюты үткәрелмәде.

Шартлау 9 майга каршы төндә булды. 9 майда яңа шартлау куркынычы сәбәпле коткару эшләре туктатылып торды. Тикшерү комитеты шахтада метан газы шартлаган, дип хәбәр итте.

7 көннән соң да исән калучылар табыла

Кемерово өлкәсе шахталарында шартлаулар еш була. Бу фаҗигада якыннарын югалткан гаиләләр белән психологлар эшли. Аларга коткару эшләре барышы турында сәгать саен хәбәр ителә. Өлкәдә 7 көн җир астында калган кешеләрнең дә исән табылу очраклары бар.

Русиядә күмер табу сәнәгате икътисадның иң табышлы өлкәләренең берсе. Әмма шахталарда хезмәт шартлары һаман искергән килеш кала.

“Күмер табу сәнәгатенә яхшы идарәчеләр җитми. Бер миллион тонна күмерне табу – 1 шахтерның гомере дигән сүз. Шахтерлар үзләре дә еш кына эш кагыйдәләрен сакламый, җир астында тәмәке тарта.

Шахтерлар эше дөньяның башка илләрендә дә авыр. Иң куркыныч хәл Кытай шахталарында. Шулай юк Көньяк Африка шахталарында эш шартлары бик начар. Алар белән чагыштырганда Русиядә әле яхшырак, ләкин бик үк яхшы түгел”, диде икътисадчы Евгений Гонтмахер.

Хөкүмәт башлыгы Владимир Путин шартлауны тикшерү өчен комиссия төзеде. Аны беренче вице-премьер Виктор Зубков җитәкли.

Һәлак булган шахтерларның гаиләләренә берәр миллион сум, каты яки уртача яраланганнарга 400 мең, җиңелчә яраланганнарга 200 мең сум түләнәчәк.
XS
SM
MD
LG