Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта көч куллануда 75 кеше һәлак булды


Дүшәмбе Гыйрак өчен агымдагы елның иң канлы көне булды. Төрле шәһәрләрдә булган террор һөҗүмнәрендә 75 кеше һәлак булды, 200ләп кеше яраланды.

Бабиль вилаяте Хилла шәһәрендә 3 шартлауда кимендә 40 кеше үлде. Фабрика янында ике машина шартлады, өченчесе интихар һөҗүме булды.

Багдадтан көньяк-көнбатышка таба урнашкан Сувайра каласында ике интихар һөҗүмендә 11 кеше һәлак булды, 70ләп кеше яраланды.

Багдадта бер юлы 6 полиция бинасына һөҗүмнәр булды. Шулай ук Фаллудҗа каласында иминлек көчләренә һөҗүм ителде.

XS
SM
MD
LG