Accessibility links

Иң озак яшәүчеләр – Япония һәм Сан-Маринода


Бүген Дөнья сәламәтлек оешмасы “2010 елга дөньяда сәламәтлек саклау статистикасы” исемле хисабын игълан итте.

2007 һәм 2008 елларда иң озак яшәүчеләр японнар булса, быел аларны Әдрән диңгезе буенда урнашкан кечкенә Сан-Марино дәүләте кешеләре куып җитте. Биредә уртача гомер озынлыгы 83 яшь.

Япониядә хатын-кызларның гомер озынлыгы 86 яшь булса, ирләрнеке – 79.

Иң кыска гомерле Әфганстан һәм Зимбабведа яшәүчеләр – уртача 42 яшь.

Русиядә гомер озынлыгы 2000-2008 елларда 3 елга артып ирләр өчен 62, хатын-кызлар өчен 74 яшькә җиткән (уртача 68).

Иң аз бала тапкан илләр Көньяк Корея, Босния һәм Һерцеговина (1 хатын-кызга 1.2 бала туры килә).

Русия бала табу өлкәсендә Австрия, Греция, Испания, Италия белән бер дәрәҗәдә (бер хатын-кызга 1.4 бала).

Иң күп бала Әфганстанда туа (бер хатын-кызга 6.6 бала) һәм үлә. Әфганстанда 1 яшькә кадәр мең баланың 165 үлә.
XS
SM
MD
LG