Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Шурасы Иран белән сөйләшергә теләк белдерде


Европа Шурасының халыкара эшләр секретаре Кэтрин Эштон Иран белән атом программасы турында тагын бер мәртәбә сөйләшү тәкъдиме белән чыкты.

Эштон Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Даутоглуга Иран вәкиле Сәид Җәлили белән очрашуны оештырырга ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать иткән.

Төркия Тәһранга каршы яңа санкцияләр керткәнче Җәлили һәм Эштон арасында сөйләшүләр тәкьдиме белән чыккан иде.

Кэтрин Эштон сүзләренә караганда, Иранга яңа чикләүләр кертү мәсьәләсе БМО Иминлек Шурасында 4-6 атнадан каралачак.
XS
SM
MD
LG