Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиндстан белән Пакстан июльдә сөйләшүләр үткәрәчәк


Һиндстан һәм Пакстан тышкы эшләр министрлары ике ил арасында солых сөйләшүләрен яңартуга китерергә мөмкин очрашу турында килеште.

Һиндстан тышкы эшләр министры С.М.Кришна Пакстан тышкы эшләр министры Шаһ Мәхмүт Курәши белән телефон аша сөйләшкәннән соң журналистларга Курәшинең аны 15 июльдә Исламабадка килергә чакырганлыгын белдерде.

Курәши дә Һиндстан тышкы эшләр министрлыгын очрашуга чакырганлыгын раслады.

2008 елның ноябрендә Мумбайда 166 кешенең үлеменә китергән Пакстан сугышчылары һөҗүменнән соң Һиндстан Пакстан белән солых сөйләшүләрен туктатты.

1947 елдан бирле Һиндстан белән Пакстан 3 мәртәбә сугышты.
XS
SM
MD
LG