Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:25

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 65 ел тулу ни кадәрле генә игътибар үзәгендә булмасын, Башкортстанда быел көз үтәчәк җанисәпкә кагылышлы үзенчәлекле пропаганда алып бару сүлпәнәймәде.

Башкортстанның дәүләт радиосы, телевидениесыннан элеккечә, республиканың Көнбатышындагы районнары халкына: “Сез татарлар түгел – сез башкортлар!” дигән уй-фикерне тагу дәвам итә. Республиканың дәүләт газетлары да бу эшкә ныклап җигелгән. Алай гына да түгел – татар һәм урыс телендә чыгучы район газетлары да бу идеологик йөкне тартырга мәҗбүр ителгәннәр.

Шулай, Туймазы районында чыгучы “Туймазинский вестник” дигән газетның берничә саны кулга эләкте. Аларда тарих фәннәре докторы, башкорт галиме Әсфәндияровның “Көнбатыш башкортлары үз тамырларын белергә тиеш”, башкорт галиме Акмановның “Башкорт халкы үсешенең тарихи юлы” дигән күләмле мәкаләләре дөнья күргән.

Газетларны бирүче журналист, исемен күрсәтмәүне сорап (белсәләр, эштән куачаклар дип), мондый материалларның Уфадан, Башкортстан хөкүмәте янындагы Матбугат, нәшрият һәм полиграфия эшләре идаралыгыннан даими рәвештә җибәрелеп торуы турында әйтте. “Аларны газетта бастыру мәҗбүри”, диде ул.

Башкортстанда җанисәп темасы өстендә кабызылган учакка 15 апрельдә Башкортстан президентының дәүләт киңәшчесе Сергей Лаврентьевтан керосин сиптерткән иделәр. Интерфакс агентлыгы аша бу шәхес чатнатып Башкортстан халкының 41 процентын башкортлар тәшкил итә, дип белдерде (1989 елгы җанисәптә башкортлар нисбәте 21.9% иде), ә татарлар 8.4-10% чамасы имеш. Ягъни, 1989 елда 1 миллион 121 мең булган Башкортстан татары башкорт түрәләре ихтыярына ярашлы рәвештә, 2010 елда 400 меңгә генә калырга тиеш була.

Башкортстан җитәкчелегенең шулай алдан, җанисәп үтмичә торып, республиканың милли составын игълан итүенә мөнәсәбәтен белергә теләп Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рамил Бигновка мөрәҗәгать иттем.

Рамил әфәнде, сез җанисәп нәтиҗәләрен шулай алдан ук, башкорт файдасына үзгәртеп игълан итүгә ничек карыйсыз?

Бу, әлбәттә, бик гаҗәп хәл. Әмма, 2002 елгы җанисәпне искә төшерсәк, гаҗәпләнергә урын юклыгын аңлыйсың. Ул җанисәп алдыннан да башкортларның булачак санын күпертеп игълан иткән иделәр, 30% чамасы дип. Һәм шуңа якын санны “бирделәр” дә. Шуңа күрә монда, урысча әйтсәк, закономерность бар.

Безгә мәгълүм булуынча, бу җанисәптә башкортларны сан ягыннан республикада беренче урынга чыгару планлаштырылган. Без барыбыз да мондый хәрәмләшүләргә киртә куярга тиешбез, дип исәплим.

Сез ничек уйлыйсыз: бу саннарны, бу планнарны Лаврентьев үз исеменнән яңгыраттымы, әллә ул кайбер даирәләрнең “авызы” гынамы?

Мин Лаврентьевны күптән, комсомол органнарында бергә эшләгән вакытлардан бирле беләм. Ул элек тә бик сак иде, беркайчан да үз фикерен әйткәнен ишеткәнем булмады. Бу юлы да аның өстәгеләрнең фикерен генә яңгыратканлыгына шикләнмим.

Мондый масштаблы хәрәмләшүләргә юл куйдырмас өчен нәрсә эшләп була соң?

Башкортстандагы татар оешмалары кулларыннан килгәнчә эшләргә тырышалар инде ул. Әмма, кулларында бөтен республика бюджеты, бюджет тармагында эшләүче бар халык булган дәүләт аппараты белән без тигез итеп көрәшә алмыйбыз инде. Без Татарстандагы дәүләт һәм иҗтимагый даирәләрнең бу эшкә кушылуларын теләр идек.

Ягъни, сезнең фикерегезчә, Башкортстанда татарны башкортлаштыруга дәүләт дәрәҗәсендә тотынганнар икән, моңа фәкать дәүләт дәрәҗәсендә генә киртә куеп була?

Әлбәттә. Фәкать дәүләт дәрәҗәсендә генә, Татарстан дәрәҗәсендә генә каршы торып була.

Әмма бит икенче нәрсә дә бар. Башкортстан татарлары масштаблырак итеп үз хокукларын яклый башладымы, Башкортстан җитәкчелеге Мәскәүгә йөгереп бара һәм Русия президентына: менә Казан Башкортстанның эчке эшенә тыгыла, Башкортстандагы татарларны котырта, дип “аңлата”. Гәрчә, моңа хәтле Татарстан ягы Башкортстандагы татар оешмаларына сукыр бер тиен бирмәсә дә. Ә рәсми Татарстанның Башкортстандагы татарларның хокукларын якларга хакы бармы?

Минемчә, хаклары да бар, якларга мәҗбүр дә булачаклар. Сүз бит Башкортстан татарының мәнфәгатьләрен яклау турында бармый, ә татар милләтенең мәнфәгатен яклау турында бара. Бездә бит татар милләтенең реаль яртысы. Шуңа күрә, Башкортстанда татарның санын шулай кискен киметүнең, урлауның тәэсире бөтен татар милләтенә кагыла.

Мин Татарстан җитәкчелегенең Татарстаннан читтәге татарларның хокукларын яклауның Коституцияләрендәге 14 маддәдә һәм Русия белән ике яклы шартнамәдә беркетелгән нормаларның эшләтеләчәгенә тирән ышанам. Башка юл юк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG