Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:47

Филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗановның “Турай, Миякә арасы – бар да меңнәр баласы” дигән кечкенә китабы чыкты. 56 битлек бу китапчык нибары 300 данәдә генә нәшер ителгән. Ул аны үз акчасына чыгарган.

Китапка Нугай Урдасы татарларыннан меңнәр кабиләсенең шәҗәрәсе кергән. Шәҗәрәне 1960-1970 елларда Миякә районының Кәркәлетамак авылыннан Газиз Вафин төзегән. Җыентыкта аның тексты һәм Канзәфәр бинең өченче улы Шәйех Дирбеш нәселенә караган өч шәҗәрә урын алган.

Автор кереш сүздә бу китапны “Нугай Урдасы: татар халкының тарихи мирасы” дигән ике томлыгындагы эзләнүләрнең дәвамы дип яза. “Хәзерге көндә өченче китап рәвешендә дәвамы язылып ята. Ләкин, кызганычка каршы, татар китабын бастыру һәм тарату юлына куелган “кризис” дигән имән күсәкләр ул китабыбызны бастырып чыгаруга бик аз өмет калдыра. Шунлыктан әлеге китапның иң кыйммәтле сәхифәләреннән берничәсен аерым брошюра рәвешендә булса да чыгарып, бастырып калдыруны кирәк дип таптык”, ди ул.

Меңнәр кабиләсенең тарихын турыдан-туры шәҗәрә текстларыннан өйрәнгән Марсель Әхмәтҗанов меңнәр турында болай сөйли: “Меңнәр кабиләсенең шәҗәрәләре бездә бик күп. Ул Крымнан ук булган татар кабиләсе. Ул беркайчан да башкорт булмаган. Башкортларның төп чыгышлары угорлар, алар борынгы венгрларның татарлашкан төркемнәре. Асыл башкортлар төрки түгел, шуңа да аларда кабиләчелек системасы була алмый. Мондагы төрки кабиләләр – катайлар булсын, коңгыратлар булсын – берсе дә башкорт түгел.
Монда Нугай татарлары кабиләләренең башкорт сословиесенә кереп, берегеп калуы гына бар. Халыкның аңын бутау бара. Алар барысы да татар телендә сөйләшкән. Шуңа ничек инде монда башкорт кабиләсе дип игълан итәргә мөмкин?

Архив материаллары буенча, Шәйех Дирбешнең бер улы татар, бер улы чуваш, бер улы башкорт дип язылган. Чынлыкта шулай була аламы? Казан алынгач, Казан татарларын килгән татарлардан аерыр өчен рус хөкүмәте Казан татарларны чуваш дип атый, килгәннәре татар булып кала. Казаклар да ясыйлар әле.
"Турай, Миякә арасы - бар да меңнәр баласы" китабы


Шулай итеп, төрле-төрле социаль төркемнәр оештырып, бер үк татарлар бер-берсенә каршы сугышырга тиеш була. Мишәрләр, типтәрләр, башкортлар ясап, милек тигезсезлеге китереп чыгаралар. Мал талаштыра, ди татар мәкале. Шушыны патша Русиясе бик оста файдалана. Менә шушы сәясәтне бер төркем башкорт галимнәре акларга тырыша.

Мин Миякәдә һәм Татарстанда, мәсәлән, Алабуга ягында Турай авылында табылган шәҗәрәләрнең бер үк икәнен исбатладым. Актаныш ягында да бар ул шәҗәрәләр. Алар кабер ташларында да чагыла. Шуларга карап, Шәйех Дирбеш нәселенең башта Актанышка, аннан Баулы, Ютазы, Туймазы якларына, аннан Миякәгә кадәр таралуы күренә.

Безнең бәлабез шунда ки: татар тарихчылары татар авыллары тарихын өйрәнмәделәр. Бу юри эшләндеме, юкмы – мин моны аңламыйм. Татар авылларының социаль бүленеше өйрәнелергә тиеш иде. Бу эш яңа кузгалып килә. Киләчәктә бу документлар эшләнер. Бүген бу өлкәдә ялганлап язган кешеләргә бик нык кызарырга туры киләчәк”, ди Марсель Әхмәтҗанов.

Меңнәр кабиләсенең тарихын шушы рәвешле киңкүләм укучыга чыгару быел октябрьдә үтәчәк җанисәп белән дә бәйле. 23 апрельдә Федераль милли-мәдәни мохтариятләрнең Казанда үткән V корылтаенда филология фәннәре докторы Фоат Ганиев чыгышында: “Иң зур проблема – халыкны исәпкә алуны фәнни яктан тәэмин итү. Ул фәнни яктан тәэмин ителмәгән. Безгә аны оештырырга кирәк”, дигән иде. Ә җанисәпкә исә нибары алты айга якын вакыт калып бара.

Ул арада меңнәр кабиләсен тарихы белән бергә башкорт галимнәре үзләштерергә өлгерде инде. Уфада татарча чыга торган “Өмет” республика газетында фәлсәфә фәннәре кандидаты Рәфил Асылгуҗинның сарайлы-меңнәр ыруы нигез салган авылларны башкорт дип раслаган хезмәте басылуын дәвам итә. Татар галимнәре үз акчасына китап чыгарганда, башкорт галимнәренең китаплары дәүләт нәшриятында, дәүләт газетларында дөнья күрә бирә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG