Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанга инде корылык яный


Республикада 350 мең гектар уҗым юкка чыккан. Әтнә районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Хәмит Галимҗанов: “Язның болай килүен хәтерләмим”, дип белдерә. Татарстанның агрохезмәткәрләре яз чәчкәне дә исән калса ярар иде, дип борчыла.


Хәмит Галимҗанов, шулай да, авылларда яшәүчеләр өчен бик авыр булган вакытларны хәтерли. Бер елны сазлыклырак җирләрдә үскән камышны да терлекләр өчен сенаж итеп салган булганнар. Шулай ук кайбер елларда авыл халкы тал һәм башка агачларның ботакларын сындырып себерке бәйләп кышка малларга дип китереп тә куйгалаган булган.

Татарстанның кайбер районнарында өлкәнрәкләр бер елны саргаеп коелган яфракларны җыеп сыер-сарыкка ашатуларын искә алды. Әз генә көрпә сибеп башак болгаткан алар.

Башка сыймаслык хәл


Быел исә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре нык борчыла. Алда нәрсә буласын әйтеп тә булмый, мондый хәлләр башка да сыймый, дип белдерә алар.

“15 мең гектарда булган көзге культураларның өчтән икесе юкка чыкты дип әйтергә була. 6 мең гектар исән калганы бар. Бодай, третекаль дигән көзге бодай бетте. Арыш исән калган иде, әмма аның да икенчел тамырлары юк. Чөнки көннәр бер тамаша коры булды. Апрель аенда 6 миллиметр гына явым булган. Май аенда, гомумән, юк әле”, ди Галимҗанов.

Аның сүзләренчә, бөтен Татарстанында шулай. Төрле районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары бер-берсенә шалтыратып хәл белешә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та “Ватаным Татарстан” газетына биргән әңгәмәдә “әрәм булган көзге культуралар 350 мең гектардан арта” дип белдергән иде.

Авыл хуҗалыгы белгечләре кышның үтә дә салкын булуы аркасында уҗымнарның бер өлеше өшегән булса, бер өлеше яз коры килгәнгә тернәкләнеп китә алмады, ди.

15 майдан соң яңгыр явармы?

Авыллар яңгыр көтә. Бу көннәрдә “бакча казыган идек, көл кебек, бер генә грамм да дым юк”, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Галимҗанов та Әтнә якларындагы кырларның 6 сантиметрга кадәр тирәнлектә коп-коры булуын әйтә.

Гидрометеорология үзәге дә өметле фаразлар белдерми. Әлеге үзәк хезмәткәре Ирина Трушина: “Алдагы өч көнгә генә ни буласын әйтә алабыз. Яңгырлар да, һаваның суынуы да көтелми”, диде. Бу көннәр гадәттәге уртача температурдан 2 градуска эссерәк.

Шулай да gismeteo.ru сәхифәсе 15 майдан Казанда яңгырлар фаразлый. Әмма була калса, болтылар республиканың барлык өлешенә барып җитәрме дигән сорау да туа.

Галимҗанов сүзләренчә, алдан аяк киен дигәндәй, агротармакта эшләүчеләр терлекләрне ашату өчен кирәк булган үсемлекләрне ныклап чәчә башлаган.

Билгеле булганча, авыллар язны әҗәт алып каршылый да, аны көз көне кайтара. “Ягулык һәм майлау материаллары, кайбер хуҗалыклар элиталы орлыклар да алды. Чөнки орлыкларны гел яңартып торырга кирәк. Үзебездә җитештерелмәгән кукуруз орлыгы алырга туры килде. Барсы бергә 34 миллионга якын кредит алынды”, ди Галимҗанов.

Әтнәләрнең кредитны сөт сатып түләргә өметләре бар. Әмма корылык булса, сөт тә кимергә мөмкин бит.

Агрономнар "ялгышкан"

Министр Марат Әхмәтов элгәре елларда республиканың бер өлешендә булган корылыкны калган җирдәге зур уңыш каплый иде, дигән фикер әйтә. Шул ук вакытта, ул кайбер җитәкчеләрнең “алма пеш, авызыма төш”кә ияләнә баруларын да яшерми.

Әхмәтов сүзләренчә, быел да Татарстан кырларында күп ялгышлар җибәрелгән. Кайбер районнар дым каплатуга соңга калып чыккан. 100 мең гектарда тары үскән җиргә көзге культуралар чәчеп кайбер агрономнар “ялгыш җибәргән”. Баксаң, ул көзге культуралар бөтенләй үсмәскә мөмкин икән.

“Исәп-хисабында тиен дә акчасы булмаган, кредит алырга җыенмаган хуҗалык җитәкчеләре үзләрен балалар бакчасы мөдире сыман тота башлады. Чүлмәкчедән күрмәкчедер инде, мондый хәл фермер яки мөстәкыйль эшләргә омтылучы хуҗалыкларга гына түгел, үзләрен эре инвестор санаганнарга да кагыла”, ди Әхмәтов.

“Крестьянские ведомости” сәхифәсе хәбәр итүенчә, быел Русиядә 2009 ел белән чагыштырганда 7%ка кимрәк бөртеклеләр җыелып алыначак. Бу фаразлар апрель ахырына кадәр башкарылган эшләр нәтиҗәсеннән чыгып ясалган.
XS
SM
MD
LG