Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:43

Төркия һәм Русия иминлек өлкәсендә хезмәттәшлек итәчәк


Төркия эчке эшләр министры Бәшир Аталай сүзләренә караганда, Русия һәм Төркия министрлыклары иминлек өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү кабул итәчәк. Бүген бу хакта Төркия министры Әнкарада Русия эчке эшләр министры Рәшид Нургалиев белән очрашудан соң журналистлар алдында әйтте.

Ике ил арасында шулай ук наркотиклар таралуына каршы хезмәттәшлек турында аерым протокол кабул ителәчәк.

“Мондый килешүләр Төркия һәм Русия ватандашлары иминлеге өчен аеруча мөһим”, диде Нургалиев.

Иртәгә Русия президенты Дмитрий Медведев һәм Төркия премьер-министры Рәҗәп Эрдоган очрашуында 20дән артык килешүгә кул куелыр, дип көтелә.

Медведев белән бергә Төркиягә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бара.

XS
SM
MD
LG