Accessibility links

Әфганстан президенты АКШ дәүләт секретаре белән очраша


Бүген Әфганстан президенты Хәмид Карзаи Вашингтонда АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон белән очраша.

Очрашу башланганчы ук Клинтон, Әфганстаннан халыкара гаскәрләр чыгарылгач та Вашингтон Кабулга хәрби һәм икътисади ярдәмне дәвам итәчәк, дип белдерде.

Карзаи Вашингтонга 4 көнгә килде. Чәршәмбе ул АКШ президенты Барак Обама белән очрашачак.
XS
SM
MD
LG