Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эре төзелешкә “үтеп керү” өчен ришвәт бирү – гадәти күренеш


Русия премьер-министры Владимир Путин ТАНЕКО төзелеше белән таныша, 17 ноябрь 2009
Русия премьер-министры Владимир Путин ТАНЕКО төзелеше белән таныша, 17 ноябрь 2009

Татарстанда ришвәт алу вакытында бер эшмәкәр тотылды. Бер карасаң, бу инде Русия өчен әллә ни гаҗәп тә түгел кебек. Әмма әлеге эшнең нәкъ Түбән Камадагы иң эре төзелешләрнең берсе - “ТАНЕКО” комплексы белән бәйле булуы күпләрнең игътибарын җәлеп итте.

Чөнки әлеге “гасыр төзелешенә” тиңләнгән проектның башлангычында республика җитәкчелеге тора һәм анда миллиардлаган сумнар әйләнә. Гомумән, “ТАНЕКО” төзелешенә керәчәк инвестицияләр күләме 280,1 миллиард сум дип исәпләнә.

Зур төзелешләр вакытында акчаның “откат”ка, ягъни керемнең бер өлешен кире акча бирүчегә кайтару галәмәте Русиядә киң таралган. Хәтта бу юнәлештә эшләргә теләмәгән оешмалар белән “сүз куертып” та тормыйлар.

Татарстанның Түбә Кама шәһәрендә дә бер эшмәкәр 900 мең сумга “мәсьәләне хәл итәргә” вәгъдә иткән. Ягъни “ТАНЕКО” комплексын төзүче ширкать Казанның бер оешмасы белән тимер корылмаларга килешү төзи. Әмма ул эш барып чыкмый. Шуңа килешүне яңа шартларда төзергә булалар.

Беренче очрак түгел

Татарстан эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, бер ай элек үзен “ТАНЕКО” мәнфәгатьләрен кайгыртучы буларак таныштырган бер эшмәкәр җитештерүчегә мәсьәләне тиз хәл итәчәген, әмма аның өчен 900 мең сумлап акча кирәк булачагын әйткән. Әлбәттә мондый мөһим мәсьәләне өстән рөхсәт булмыйча гына хәл итеп булмый. Ришвәт сораучы да үзенең югары җитәкчеләр белән элемтәдә булуын белдергән. Хәтта кайбер билгеле исемнәргә дә таянган.

Казан оешмасына бу килешү 25 миллион сум китерергә тиеш булган. Һәм әлеге тимер корылмалар ярдәмендә нефть эшкәртү комплексының беренче чираты төзелә башлар дип фаразланган.

Татарстан эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәткәре Әлфия Сафина хәбәр итүенчә, әлеге оешма бу эшкә бармаска булган һәм милициягә мөрәҗәгать иткән. Ришвәтнең бер өлешен - 100 мең сум биргәндә әлеге эшмәкәр тоткарланган.

“Әлеге кешегә карата җинаять эше кузгатылды. Ул ялган юл белән зур күләмдә акча үзләштерүдә гаепләнә”, диде Сафина.

Хокук саклау оешмалары тикшерүе барышында бу кешенең ике ширкәт җитәкчесе булуы, әмма “ТАНЕКО” һәм аңа караган бер генә төзелеш оешмасына да катнашлыгы юклыгы билгеләнә. Шул ук вакытта ул күп кенә җитәкчеләр өчен “үз кеше” икән.

Шулай ук бу “ТАНЕКО” төзелешенә “үтеп керергә теләү” белән бәйле беренче эш түгел дигән мәгълүматлар да бар. Хәзер бу өлкәдә тикшерүләр дәвам итә.

Казан хакимиятендә коррупция белән көрәш

Соңгы елларда Казан хакимиятендә эшләүче хезмәткәрләр дә ришвәт алу вакытында тоткарланды. Казанның эчке эшләр идарәсе җитәкчесе Алексей Селивановский хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта шәһәрдә коррупция белән бәйле 50 җинаять эше ачылган.

Гомумән мэриядә коррупциягә каршы көрәш уңаеннан тикшерүләр үткәрелә. Әле бу көннәрдә генә шул тикшерүне уза алмаган 80 хезмәткәрнең эштән китү турында гариза язганы әйтелде.

Шуңа да карамастан Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшин бу өлкәдә эш җитәрлек түгел дип саный. Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Борһановка инде ай азагына кадәр коррупциягә каршы көрәш чаралары турында хисап әзерләү йөкләнгән.

Гомумән, Русиядә тулаем җитештерү күләменең дүрттән бер өлеше ришвәтчелеккә китә. Бу елына 300 миллиард доллар дигән сүз. Бер карасаң, коточкыч зур саннар.

Transparensy Internationals мәгълүматларына күрә, 90-нчы еллар азагында дөнья илләре арасында коррупция нигезендә Русия 82-нче урында торса, 2000 ел азагында ул инде 146-нчы урынга төште.
XS
SM
MD
LG