Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Мингалимгә “Татарстанның Халык шагыйре” исеме бирелде


Әдәбиятны һәм сәнгатьне үстерүгә зур өлеш кертүе, күпьеллык иҗади хезмәте өчен әлеге исемне бирү фәрманын президент Рөстәм Миңнеханов 6 майда имзалаган.

Рөстәм Мингалим шигърияте фәлсәфи эчтәлек, яңа ритмнар һәм образлар эзләве, халык язмышы турында уйланулары белән үзенчәлекле, дип язылган Татар энциклопедия сүзлегендә.

Аның “Эй, кояшым”, “Күз карасы”, “Юл өстендә тургай”, “Шигырьләр һәм поэмалар” исемле шигъри; “Тау астында илле бүре” исемле пьеса җыентыклары, балалар өчен “Учыма алган энҗе”, “Шүрәлеләр үч алмый” һәм башка китаплары дөнья күргән.

Рөстәм Мингалим 2005 елда “Дәрт чүлмәге” шигъри җыентыгы өчен Тукай бүләгенә ия булды. 1987 елда ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелә. 1977 елда Татарстан язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге бүләгенә лаек була.

Рөстәм Гали улы Мингалим 1937 елның 15 августында Самар өлкәсенең Камышлы (хәзерге Келәүле) районындагы Йолдыз авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә.
XS
SM
MD
LG