Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанлылар Җиңү бәйрәмен билгеләде


Бәйрәмдәге иң төп чара Уфада узган хәрби йөреш булды. Ул башкаланың Октябрь проспектында узды. Хәрби йөреш Мәскәүдә узган шундый ук чараны туры трансляцияләү белән башланды.

Мәскәүдәге хәрби йөрешнең башы яңгыраганнан һәм Русия президенты Дмитрий Медведевның чыгышыннан соң тантана башланды. Ул республиканың Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге интернат-гимназиянең барабанчылары взводы йөреше белән дәвам итте. Арытаба икенче бөтендөнья сугышына Башкортстаннан оештырылган хәрби бүлекләрнең байракларын тотып уздылар. Иң беренче байрак сугыш чорында генерал-майор Миңнегали Шәйморатов җитәкчелек иткән 112нче кавалерия дивизиясенеке булды.

Аннан соң генерал-майор Таһир Кусимов җитәкчелек иткән 62нче санлы кавалерия полкыныкы, 186, 170, 214, 219нчы санлы укчылар дивизияләре, 21нче укчылар гвардия дивизиясе, 124нче укчылар бригадасы, Салават Юлаев исемендәге 1292нче санлы танкларга каршы артиллерия полкы һәм башка бүлекләрнең байракларын тотып уздылар.


Шуны да әйтергә кирәк, Башкортстаннан барлыгы 6 укчылар дивизиясе, 4 кавалерия дивизиясе, 2 укчылар бригадасы, 1 миномет бригадасы, 2 запас һәм 1 өйрәнчек кавалерия бригадалары, 7 миномет полкы, 1 гаубица полкы, 3 артиллерия полкы, 2 запас кавалерия полкы, 1 танкларга каршы полк, 1 элемтәчеләр полкы, 4 бронепоезд озатылган.

Байракчылардан соң Башкортстанда урнашкан хәрби бүлекләр, көч структуралары һәм кадетлар, ветераннар оешмасы, каһарманнар клубы төркемнәре узды. Барлыгы 35 төркем узды. Аннан соң данлыклы Т-34 танкы, шул чордагы мотоцикл һәм машиналар үтте. Чарада бүгенге кайбер хәрби техника да катнашты. Алар: БТР һәм Тополь-М ракета комплекслары. Хәрби йөрештә янгын сүндерүчеләр техникалары да узды. Милиция дә читтә калмады, бронемашина һәм БТРын, каршылык чараларын, су сиптереп тарату машинасын тәкъдим итте.


Шулай итеп, кайчандыр фашизмны җиңү көчен күрсәткән техника белән бергә үз халкына каршы торырга алынган милиция техникалары да күрсәтелде. Азактан милиция боралагы очып үтте. Аңа сугыш елларындагы өчпочмаклы солдат хаты тагылган иде. Хәрби йөрештә җайдаклар да, тачанкалар да бар иде. Әлеге чараларны сугыш ветераннары үзләренә махсус ясалган урыннарда утырып күзәтте.

Җиңү көнендә көне буе мәдәни чаралар барды. Бәйрәм фейерверк һәм салют атулар белән тәмамланды. Бәйрәм чаралары барлык республикада узды.
XS
SM
MD
LG