Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 05:08

Җиңү бәйрәменә багышланган күптөрле чаралар Омскида апрель аенда ук башланды. Сугыш һәм тыл ветераннарын өйләренә килеп тә котладылар, махсус оештырылган төрле тантаналы чараларга, концерт-кичәләргә чакырып та хөрмәтләделәр.

9 май алдыннан төрле милләт вәкилләре ветераннарын Омскиның “Дуслык йорты”нда тәбрикләделәр. Башта “Дуслык йорты” каршысындагы һәйкәлгә чәчәк салу тантанасы булды, аннан соң ветераннар төрле милли коллективлар катнашында әзерләнгән концерт программасын карадылар. Кичәгә килгән 60 ветеранның һәммәсенә Тынычлык фонды тарафыннан бүләкләр тапшырылды.

Татар милләтеннән булган ветераннарны хөрмәтләү


Шул ук “Дуслык йорты”нда шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте татар милләтеннән булган ветераннар өчен аерым кичә дә оештырды. Сугыш һәм тыл ветераннары янына балачаклары сугыш елларына туры килгән, хәзер инде яшьләре 70тән узган абый-апалар, әтиләре сугыш кырында ятып калган ятимнәр дә чакырылды.

Кичә дога белән башланды. Аннан соң ветераннарны мохтарият рәисе Гафия Алеева, «Ялкын» яшьләр оешмасы исеменнән Фәния Бариева котлады.

Кичә барышында Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хаты укылды, аның өлкәнең 14 сугыш ветеранына бүләкләр җибәрүе турында игълан ителде.


«Эшмәкәр татарлар клубы» ярдәме белән активистлар тарафыннан чәчәкле, пәрәмәчле чәй өстәле әзерләнгән иде. Кичә ветераннарның чыгышлары һәм «Умырзая» үзешчәннәренең җыр-биюләре белән үрелеп барды.

Тыл ветераны Хафизә апа Хөсәенова хатирәләре белән уртаклашты. Сугыш башланганда 8 яшен тутырган Рафаил Хәсәнов сугыш елларын исенә төшерде. Ул еллар онытылмый, ди ул.

Ул тумышы белән Төмән өлкәсенең Тубыл районы Кызылбай авылыннан. Сугыш башланган көнне аның туган авылында гөрләп Сабантуй барган. Сугыш кырларында аның әтисе Рәхимҗан, абыйсы Әнвәр ятып калганнар.

26-нчы елгы Әнвәр абыем әтинең үле хәбәре килгәч, яшен зурайтып күрсәтеп сугышка китте һәм сугыш бетәргә төгәл бер ай кала һәлак булды, ди абыйсы турында Рафаил абый Хәсәнов.

Кичәнең мәдәни программасында асылда сугыш вакытында җырланган һәм сугыштан соң иҗат ителгән җырлар башкарылды. Ветераннар аларны күз яшьләре белән тыңладылар, кайберләренә үзләре дә кушылып җырладылар.


Бәйрәм көнне зиратта өмә


9 май иртәсендә Омскиның Чкалов бистәсе янында урнашкан мөселман зиратын чистарту буенча тагы өмә оештырылды. Тыңлаучыларыбыз хәтерләсә, быел анда беренче өмә апрель аенда булган иде. Бу юлы да өмәнең оештыручылары Хәер-Ихсан мәчете һәм шәһәр татар мохтарияте булды.

Халык өмәгә бихисап килгән иде. Зират җирлегеннән бик күп чүп-чар җыелып чыгарылды. Өмәгә килүчеләрнең күпчелеге сугыш кырларында ятып калган, сугыштан соңгы елларда мәрхүм булган туганнары рухына дога кылдылар.

Татар, башкорт хәрбиләренә бүләккә - концерт

Җиңү көненә багышланган чаралар 9 майдан соң да дәвам итә. 10 май көнне Шәһәр мохтарияте каршында эшләүче “Умырзая” фольклор ансамбле 242 хәрби бүлеккә барып, икенче дөнья сугышында җиңүнең 65 еллыгына багышланган зур концерт программасы белән чыгыш ясады.

Шыгрым тулы тамашачы залында татар фольклор ансамбле концертын карап утырган солдатлар арасында татар, башкорт һәм башка мөселман өммәтеннән булган хәрбиләр һәм башка милләт вәкилләре дә булды.


Шунлыктан Луиза Хәйретдинованың «Табыйк дуслар шундый җыр», Заhид Хабибуллинның «Сагыну», Мансур Мозаффаровның «Син кайтмадың», татар халык җыры «Уракчы кыз» кебек җырлар белән беррәттән, рус телендә «Смуглянка», «Катюша», «Землянка», «Память» кебек җырлар да башкарылды.

Концерттан соң татар-башкорт егетләре хисләнеп, рәхмәтләрен әйттеләр. Марсель Сөләйманов Башкортстаннан, Руслан Усманов Чиләбе өлкәсеннән хезмәткә алынганнар. Алар концерттан бик канәгать булулары турында белдерделәр.

Шәһәрдә яшәүче татарлар өчен дә бәйрәм концерты булачак. «Умырзая» ансамбле Омскида яшәүче татарлар өчен Җиңү бәйрәменә багышлап әзерләгән концертын 15 май көнне күрсәтәчәк.

Татар авыллары бәйрәмне күркәм үткәрде

Өлкәнең авыл-районнарында да Җиңү бәйрәменә багышланган концерт-кичәләр, урам җыеннары, башка чаралар бик күркәм үтте. Мәсәлән, Большеречье районының барлык татар авылларында ветераннар өчен мәктәпләрдә, клубларда бәйрәмнәр оештырылды, авыл хакимиятләре әзерләгән бүләкләр тапшырылды.


Үләнкүл авылында сугыштан исән-имин әйләнеп кайткан 103 кешенең бүгенге көндә 3-се генә исән. Аларга игътибар аеруча зур булды – мәктәптә чәй өстәле әзерләп сыйладылар, бүләкләр биреп хөрмәтләделәр, «Наза» халык ансамбле «Фатыймам», «Уракчы кыз» җырларын җырлы-биюле фольклор күренеш итеп башкарды.

Аннан соң бәйрәм урамга күчте. Авыл үзешчәннәре «Урам ярышлары» дигән бәйге оештырганнар иде. Бер урам белән икенче урам җырда гына түгел, биюдә дә ярышты. Үләнкүл авыл идарәсенә караган 4 татар авылында да бәйрәм матур үтте, 9 май кичендә дүрт авылда да салют булды.

XS
SM
MD
LG