Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:17

65 ел элек фашизмны Җиңүгә татарларның керткән өлеше дә зур. Фронтта һәлак булганнар, каһарманнарча сугышканнар, яраланганнар арасында татарларның саны халкыбызның Бөек Җиңүгә кан белән түләве турында сөйли. Бүгенге түгәрәк өстәл сөйләшүендә язучы, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Рафаэль Мостафин һәм язучы Шаһинур Мостафин катнашалар.

Рафаэль Мостафин. Монда шунысына аеруча басым ясап әйтергә кирәк: анда бөтен ил халкы - руслар, әзербайҗаннар, грузиннар, үзбәкләр һәм башкалар белән бергәләшеп татарлар да катнаштылар һәм турыдан-туры җиңүгә юл салдылар. Һәм бу көрәшнең үзенә күрә бер мәгънәсе дә булды: фашистлар татарларны Мамай токымы, Чыңгыз ханнан калган татарлар дип, шуңа күрә, имештер, татарлардан аерым бер легион төзеп, русларга каршы юнәлтергә мөмкин булыр дип уйлаганнар. Һәм меңәр кешедән дүрт батальон төзеп тә өлгерделәр алар. Ләкин аларның бу планы җимерелде.

Беренчедән, татарлар патриот халык, алар үз иленә каршы беркайчан да сугышмадылар, икенчедән, монда, әлбәттә, зур рольне Җәлил һәм яшерен оешмасы уйнады. Алар шушы әсирләр арасында листовкалар, өндәмәләр тараталар, концертлар оештыралар. Шунда әкренләп колакларына тукып торалар: илгә тугрылыклы булып калырга кирәк, илгә хыянәт итәргә ярамый. Һәм фронтка килү белән бу легионга бирелгән коралны фашистларның үзләренә каршы борырга дигән план коралар. Һәм менә бу мәсьәлә, нигездә, хәл дә ителә: иң беренче батальон, немец документлары буенча 825 нче батальон була ул, Белоруссиянең Витебск өлкәсенә җибәрү белән алар баш күтәрәләр.

Аларның командирлары 100-120ләп немец офицеры була, шуларны кырып, үзебезнең якка чыгалар. Монда шунысын әйтергә кирәк: хәтта немец документлары буенча, партизаннар ягына исән-сау көенә 550 кеше чыккан. Алар Бирюлин бригадасына чыга, бригадада нибары 500 кеше була. Никадәр зур көч кушылуын күз алдына китерергә мөмкин бу саннардан. Үзләре белән 26 олау корал, шартлаткычлар алып чыгалар. Менә шулай итеп алар Витебск өлкәсендә партизаннар хәрәкәтенә бик зур ярдәм күрсәтәләр.

Ни өчен мин моңа басым ясап әйтәм? Сталин мөселман халыкларын яратмый һәм аның татарларны да крым татарлары артыннан сөргенгә җибәрергә дигән исәбе була. Бу турыда күп язылды, мин аны кабатлап тормыйм. Ул татарлар сугыш вакытында үзләрен ничек тотты, хыянәт итүчеләр булдымы, дип турыдан-туры кызыксына. Аңа легионерларның беренче батальоны баш күтәреп кабат үзебезнең якка чыгуы турында әйтәләр. Беренче батальон безнең якка чыккач, фашистлар башка батальонны сугышка чыгармый. Һәм алар я поляклар ягына, я французлар ягына качып, ахырга кадәр немецларга каршы сугышалар.

Әгәр дә Җәлил оешмасы булмаса, әгәр дә татарлар үзләрен шулай күрсәтмәсә, бәлки татарларны да Сталин крым татарлары артыннан сөргенгә җибәргән булыр иде. Мин һәрвакыт татарлар турында сүз чыкканда моңа басым ясап әйтәм: алар үзләрен шушылай тотуы белән халыкларын зур афәттән саклап калдылар.

Шаһинур Мостафин. Минем күренекле хәрби җитәкчеләрнең сүзләрен милләттәшләребезнең хәтеренә тагын бер кат төшерәсем килә. Мәсәлән, Советлар Союзы маршалы Конев болай дип язган иде: “Татарстанда туган егетләр арысланнар кебек сугышалар”. Бик зур бәя бу. Шулай ук Советлар Союзы маршалы Малиновскийның сүзләре кызыклы: “Мин, карт солдат буларак, татар сугышчыларын күп күрдем. Һәм аларның сугышта какшамас ныклык күрсәтүләренә, корыч ихтыярларына һәрвкыт сокланып киләм”, дип язды. Ике тамчы суда кояш чагылгандай фикерләре, мөнәсәбәт ярылып ята.

1945-46 елларда татарча да, русча “Батырлар” китабы чыккан иде. Шунда әсирлеккә төшкән бер немец фрицының сүзләрен китерәләр: “Монда безгә каршы бик күп татарлар сугыша. Мин хәтта төшемдә дә татар белән очрашмаска теләр идем”, ди. Менә шушының аша да безнең яугирләрнең ни дәрәҗәдә көчле булуын күрсәтеп була.

Тагын шунысы кызыклы: сугыш вакытында татарлар 2,2 процент кына әсирлеккә төшә. Чагыштыру өчен: руслардан – 48, украиннардан - 28,2, белоруслардан 7, 5 процент әсир була. Бу турыда “Гриф секретности снят” дигән китапта язылган. Бу китап 1993 елда Мәскәүдә “Воениздат” нәшриятында чыкты. Аның авторы - генерал-полковник, тарих фәннәре кандидаты Кривошеев. Шушы китапта тагын бер кызыклы факт китерелә: сугышның һәр тәүлегендә уртача 20869 кешенең гомере өзелгән. Сугыш 1418 көн барган. Бу – искиткеч зур, тетрәндергеч сан.

Әле менә шушы көннәрдә генә Мамадыш районында бер каһарманыбызга һәйкәл ачачакбыз. Георгий Смирнов дигән якташыбыз. 1941 елның 8 сентябрендә үк аңа Советлар Союзы Герое дигән исем бирү турында кара чыгарга тиеш булган, ләкин үзе һәлак булу сәбәпле, тапшырылмый калган. Һәм аның улы Геннадий Смирнов белән эзтабарлар аның артыннан йөреп, бу батырга 2008 елның 8 март карары нигезендә Русия каһарманы исеме бирелде. Хәзер инде якташлары – мамадышлар, район хакимияте җитәкчелеге Рөстәм Галиуллин, Анатолий Иванов тырышлыгы белән бюст эшләттеләр. Аның авторы – күренекле скульптор Әлфрид Әбдрәшитов. Бу инде аның Мамадыш районында куйган тугызынчы һәйкәле.

Рафаэль Мостафин. Район саен андый һәйкәлләр бар хәзер. Бу бик сөенечле. Күп районнарда каһарманнарны гына түгел, ә бөтен һәлак булганнарның исемнәрен язып мәрмәр ташлар куйдылар, аллеялар барлыкка килде. Игътибар бар ул яктан.

Шаһинур Мостафин
Шаһинур Мостафин.
Әйе. Шушы Георгий Смирнов безнең 380нче каһарманыбыз булды. Казандагы Җиңү паркына аның исеме 380нче булып теркәлде. Бу каһарманның батырлыгы турында “Сүз” нәшриятында чыккан “Герой-керәшеннәр”дигән китапта чагылдырдык, “Казан” журналының быел өченче санында тәфсилләп язылды. Ул төбәктә бер Албай авылыннан гына да биш каһарман - Степан Домолазов, Михаил Москвин, Иван Максимов, Иван Иванов һәм югарыда әйткән Георгий Смирнов чыккан.

Рафаэль Мостафин. Өстәп тагын шуны әйтәсе килә: минем Светлана исемле сеңлем, 1941 елда туган ул, 1948 елда мәктәпкә керде. Бу Оренбур өлкәсе Шырлык районы, Яңа Муса авылы. Ул вакытта балалар күп иде, беренче сыйныфка анда йөзләп бала килде. Шуның 80енең әтиләр сугышта һәлак булган иде. Бу бик зур фаҗига, бик зур югалту халкыбыз өчен.

Ландыш Әбүдәрова. Бөек Ватан сугышында татар халкы бик күп иҗади интеллигенциясен югалтты. Бер төркем Мәскәү язучылары поездда Чистайга эвакуацияләнгәндә, безнекеләр фронтка китә.

Шаһинур Мостафин. Татарстан Язучылар берлеге шушы уңайдан “Каһарман каләме” дигән китап чыгарды. Икенче дөнья сугышында һәлак булган 31 язучының истәлегенә багышлана ул. Мәгълүм булганча, ватан сугышында 118 татар язучысы катнаша. Шуларның 31е һәлак була, 22 журналистыбызны югалттык. “Илебездә бу кадәр югалту кичергән Язучылар берлеге юк”, дип яза берлек рәисе китапның кереш сүзендә Илфак Ибраһимов. Китапны берлекнең рәис урынбасары, язучы Вакыйф Нуриев һәм Лилия Сафиуллина төзегән.

Бик кирәкле, кызыклы китап килеп чыккан, язучылар исемнәре буенча алфавит тәртибендә бирелгән, әсәрләре дә китерелгән. Монда фронтовик язучыларның һәм Татарстан китап нәшриятының сугышта катнашкан хезмәткәрләренең тулы исемлеге бар. Монда тагын татар халкының сугыш кырларындагы улларына хаты һәм фронтовикларның җавап хаты бар. “Икенче Белоруссия фронтының татар халкына хаты” дип атала ул. Менә болар китапны бик тә тулыландыра, баета. Гомумән, өстәл китабы булырга лаеклы җыентык, каләмдәшләребезгә ихлас рәхмәт моның өчен.

Ул яңа гына табадан төште, шушы көннәрдә китап кибетләренә чыгып җитәр дип көтәбез. Тиражы 2 мең данә.

Ландыш Әбүдәрова. Каһарманнарның батырлыкларын мәңгеләштерү максатыннан язучылар күп эш башкара. Рафаэль абый, сез дә, Шаһинур абый да бу җәһәттән еллар дәвамында эзләнүләр алып барасыз. Әле нинди яңа “ачыш”лар бар?

Рафаэль Мостафин. “Татарстан китап нәшрияты”нда тагын бер китап чыгарга тора. Аны мин әзерләдем. Ул 825нче батальон турында. Алар белорус партизаннары белән бергәләп көрәшүе турында югарыда әйткән идем. Алар безнең якка чыгып көрәште, ләкин күбесе һәлак булган, хәбәрсез югалган дип санала иде. моннан берничә ел элек урманчылар Витебск урманнарын чистартып йөргәндә бер әрҗә табып алалар. Ул ядрә сала торган цинк әрҗә. Шунда кабат үзебезнең якка чыккан татарлар исем-фамилияләрен, туган районнарын, авылларын язып калдырганнар.

Әлбәттә, алтмыш елдан артык вакыт узгач, кәгазьләр шактый таушалган, черегән, кыен аңлашыла. Ләкин берәр фамилия, берәр исем ачыклый-ачыклый йөздән артык кешенең шәхесе ачыкланды. Бу китапта шушы баш күтәрүнең тарихы һәм шушы кешеләр турында мәгълүматлар чыгып килә. Китап рус телендә, “Операция “Шаровая молния” дип атала. Ни өчен болай атала? Чөнки немецлар белорус партизаннарын бетерергә дип “Шаровая молния” дигән һөҗүм башлыйлар, ләкин 825нче батальон кушылу аркасында бу һөҗүмнәре барып чыкмый. Безнекеләр җитди каршылык күрсәтә, һәм немецлар җиңә алмыйлар. Бу китапны да укучылар кызыксынып укырлар дип уйлыйм.
Рафаэль Мостафин


Шаһинур Мостафин. Безнең аерым кешеләребез дә үзләренең Бөек Ватан сугышына багышланган китапларын нәшер иттеләр. Мәсәлән, Теләче районыннан Татарстанның атказанган юристы Фәнил Галиев әтисе Ислам Мөхәммәтгали улына багышлап “Отец” дигән китап чыгарды. Лерон Хәмидуллин “Без дә сугыштык” дигән китап әзерләде. Ике телдә ул.

Үземнең “Яңа меңъеллыкка очыш” исемле китабым чыкты. Китапның болай аталуы очраклы түгел, чөнки сугыш кырында күрсәткән батырлыклар гасырлардан-гасырларга күчеп бара, онытылмый. Бу китапның төп каһарманы Фәретдин Сәхәбетдинов исемле очучы егетебез. Ул Мөслим районында туган, аннан соң алар гаиләләре белән Ижау шәһәренә күчеп китәләр, анда ул очучылыкка укый.

Сугышта ул зур батырлыклар күрсәтә, очкычларына ут капканнан соң, дусты Егор белән очкычны дошман ныгытмасына юнәлтеп һәлак булалар. Ни кызганыч, алар турында 59 ел дәвамында бернинди хәбәр булмый, ләкин еллар үткәч, аларның очкыч кабинасы сазлыктан өскә күтәрелә башлый. 4 метр тирәнлектә яткан булган ул. Гәүдәләре дә бозылмыйча сакланган булган. Без аны алып кайтып җирләдек.

Рафаэль Мостафин. Без күп вакытта бер үк каһарманнар тирәсендә сүз алып барабыз. Мәсәлән, Девятаев, Муса Җәлил, Абдулла Алиш. Алар бит миллионлаган булган. Соңгы елларда башка кешеләргә дә игътибар артты. Аларга һәйкәл куелмаса да, исемнәре халыкка кайтарылырга тиеш. Районнарга баргач та еш әйтәм мин бу сүзне, аерым кешеләргә генә куймагыз һәйкәлне, һәркайсының исемен мәрмәргә уеп языгыз, дип кабатлыйм. Һәркем игътибарга лаек.

Шаһинур Мостафин. Ни өчен Мамадышны телгә алдым мин, чөнки анда бу өлкәдә бик нәтиҗәле эшлиләр. Анда беренче һәйкәл, мәсәлән, сугышта 8 баласын югалткан Фатыйха апа Әхмәдиева һәм аның улларына куелды. Ана һәйкәле. Улларының исемнәре дә уеп язылды. Шушы мемориаль үзәктә районнан чыккан Советлар берлеге каһарманнарына да һәйкәлләр куелган.

Һәм иң беренче күкрәге белән дошман дзотын каплаган яугиргә дә һәйкәл куела. Әхмәтгали Мөхәммәтов исемле Ленин орденлы 19 яшьлек каһарман ул. Кукмара белән Мамадышның уртак каһарманы Нух Идрисов, шулай ук күкрәге белән дзот каплаган. Һәм безнең әтиебез Әхмәт Мостафин дзот каплап исән калган 9 батырның берсе.

Гомумән, андый батырларның исемен мәңгеләштерү, таныту эше бара. Эзләнүләр нәтиҗәсендә батырларның даны онытылмый, ләкин аны төрле тапшырулар, китаплар аша елдан-ел һәркемнең күңеленә җиткерергә кирәк.

Рафаэль Мостафин. Безнең буынның әтиләре сугышта катнашмаган кеше юк диярлек. Минеми әти дә сугышта Ленинград өлкәсендә ятып калды. Аның турында Александр Фадеев очерк язган. Ул полк командиры булган, Фадеев шушы татар кешесенә сокланып, искиткеч оста, батыр сугышчы, дип язып калдырган.

Мин боларны ни өчен искә төшерәм? Яшь буын кайвакыт сугышның нәрсә икәнен аңламый. Фашизм тамагаларын ясап, Гитлерның туган көнен бәйрәм итеп йөрүчеләр бар. Имештер, Гитлер җиңгән була, без хәзер Германиядәге кебек рәхәт яшәр идек, Бавар сырасы эчеп ятар идек, дип уйлый.

Ләкин Гитлер җиңгән булса, ул ким дигәндә ярты халыкны кыра иде. Калганын колга әйләндерә иде. Аның хәзер яшерен документлары билгеле булды. Аның карары буенча җиңелгән илләрдә халык дүрт сыйныфтан югары белем алырга да тиеш булмаган. Бернинди бәйсез дәүләт төзү турында сүз бармый. Идел белән Урал арасында рейх комиссариат төзергә тиеш булган һәм мондагы халык немецларга буйсынып яшәргә тиеш була.
"Каһарман каләме" китабы


Хәзер фальсификация дигән нәрсә бара. Кайбер язучылар да шундый хаталар җибәрә. Мәсәлән, Фәүзия Бәйрәмова, Фәнзаман Баттал аңламыйчарак шундый әйберләр язып ташлады. Без Шаһинур белән халыкка фашизм җиңгән булса, нәрсә булуын җиткерергә тырышабыз.

Шаһинур Мостафин. Әйткәнемчә, “Гриф секретности снят” дигән китапта кем ничек сугышкан – барысы да күрсәтелә. Татар халкы – чын мәгънәсендә гаярь халык. Тукай “без сугышта юлбарыстан көчлебез, ә тынычта аттан артык эшлибез”, дип юкка гына әйтмәгән. Бу сүзләрдә зур хаклык ята.

Ландыш Әбүдәрова. Бөек Җиңүнең 65 еллыгы Икенче дөнья сугышы тарихын тагын бер кат күздән кичерергә форсат та булды. Еллар үткән саен тарихи дөреслеккә ихтыяҗ арта, совет чоры дәреслекләрендә яшерелгән кайбер мәгълүматларны яшереп торуның кирәге калмый. Чынлыкта ничек булган, яу кырында ятып калган миллионлаган яугирләр кемнәр, алар кайда, нинди сугышта ятып калган? Саннар артында нәрсә ята? Боларга документлар, туктаусыз эзләнүләр бөртекләп җыелган фактлар аша җавап табыла.
XS
SM
MD
LG