Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:29

Назарбаевка "илкүләм юлбашчы" исемен бирү тәкъдиме кабул ителде


Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаевка "илкүләм халкы юлбашчыcы" исемен бирү өчен конституциягә үзгәрешләр кертү турындагы тәкъдим ил мәҗлесендә күпчелек тавыш белән хупланды.

Назарбаевның Казакъстан тәраккыяте өчен мөһим сәяси карарлар кылуын һәм казакъ халкының тормыш шартларын күтәрү өчен мөһим стрeтегияләр башкаруын әйткән депутатлар, "Казакъстан җөмһүриятен төзегән Назарбаевнең статусы конституциядә анык билгеләнмәгән иде, без моны үзгәртәчәкбез", диде.

Ягъни алар сүзләренчә, заманча Казакъстан дәүләтенә нигез салган президент һәр төрле гамәлләре өчен хөкeмнән азат ителергә тиеш.

6 июльдә 70 яшь тулачак президент Назарбаевның туган көненә кадәр депутатлар әлеге конституция үзгәрешләрен карап бетерергә җыена.

XS
SM
MD
LG