Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда балалар бакчасына булган һөҗүмдә 8 кеше үлде


Кытайның төньягындагы Shanxi вилаятендә балалар бакчасына булган һөҗүмдә 7 бала һәм бер тәрбияче үтерелде.

Рәсми Шинһуа хәбәр агентлыгы мәгълүматынa караганда, һөҗүм вакытында 20 бала яраланган.

Үлгән балаларның 6 яшьтән кечерәк балалар булуы белдерелде.

Рәсмиләр Бу Һоньйинг исемле һөҗүмченең зур пычак белән балаларга һөҗүм иткәннән соң, өенә кайтып үзен асып үтерүен белдерә.

Бу соңгы ике айда Кытайда балаларга каршы оештырылган 6нчы һөҗүм.

Март аенда Фиҗуан вилаятендә бер мәктәпкә булган һөҗүмдә, 8 бала пычак белән үтерелгән иде.

Җинаятьче гаепле табылганнан соң үлемгә һөҗүм ителде.

Кытайда җинаятьчелек бик югары түгел. Ләкин соңгы арада балаларга каршы арткан җинаятьләр бу күренешне үзгәртә.

Кайбер белгечләр җинаять сәбәбен, ярлылар белән байлар арасындагы упкынның көннән-көн тирәнәя баруы белән аңлата.

Бик тиз арада үзгәргән икътисади шартларның җинаятьчелеккә тәэсир итәчәге турында фаразлар бар.

Ләкин дәүләт матбугаты хәбәрләрдә мәктәп балаларына каршы булган һөҗүмнәрне бер сәбәпкә багламый, аларның бер-берсеннән аерым һөҗүмнәр булуын әйтә.
XS
SM
MD
LG