Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:37

Британия патшабикәсе хөкүмәтне төзү вазыйфасын Камеронга бирде


Kонсервативлар партиясе намзәте Давид Камерон, Британия премьер-министры итеп билгеләнде. Британиядә 13 елдан соң "консервативлар" партиясе яңадан хакимияткә килде.

11 майда Лейбористлар партиясе намзәте Гордон Браун премьерлык вазsqфасыннан чигенүен игълан иткән иде.

Дaвид Камерон премьер-министр исеменнән беренче ясаган чыгышында, сайлауда күбрәк урын казанган партиясе "Либераль демократлар" белән коалиция хөкүмәте төзү ниятендә булуын әйтте. "Либерал демократлар" сайлауда лейбористларга караганда парламентта азрак урын алган иде.

Камерон чыгышында, ил алдында икътисади, сәяси реформалар кебек ашыгыч һәм җитди мәсьәләләр торуын, шул уңайдан коалициядәге "Либерал демократлар" белән булган сәяси каршылыкны онытып торып, уртак юл табарга тырышачагын белдерде.

XS
SM
MD
LG