Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм Төркия: стратегик мөнәсәбәтләр


Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган (с) һәм Русия президенты Дмитрий Медведев
Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган (с) һәм Русия президенты Дмитрий Медведев

Рәсми сәфәр белән Төркиягә килгән Русия президенты Дмитрий Медведев чәршәмбедә Анкарада Төркия президенты Абдулла Гүл, премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган белән сөйләшүләр үткәрде. Сөйләшүләр нәтиҗәсендә тарафлар төрле өлкәләргә караган ике дистәгә якын килешү имзалады. Атом станциясен төзүдән алып, виза тәртибен бетерүгә кадәр.

Төрек җитәкчеләре белән үткән сөйләшүләрдән соң Русия президенты Дмитрий Медведев Русия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне “стратегик мөнәсәбәтләр” дип атады. Аның сүзләренчә, бу мөнәсәбәтләр шул тиклем югары дәрәҗәгә җиткән ки, хәзер алар ике илнең дә иң югары җитәкчеләре катнашуын таләп итә:

“Соңгы елларда безнең мөнәсәбәтләр радикаль рәвештә үзгәрде. Хәзер без аларны тормышның бар якларын да чагылдырган, күпьяклы, стратегик мөнәсәбәтләр дип әйтә алабыз.”

Тарафлар ике дистәгә якын килешү имзалаган. Күбесе икътисад, энергетика өлкәсенә карый. Мисал өчен, килешүнең берсе атом станциясен төзү турында. Русиянең “Атомстройэкспорт” ширкәте Төркиянең урта диңгез буендагы Аккую төбәгендә атом станциясен төзүдә ярдәм итәчәк.

“Росатом” башлыгы Сергей Кириенко сүзләренчә, бу Русия өр-яңа һәм бик мөһим проект, сүз станцияне төзеп бирү турында гына бармый. Аның 51% контроль пакеты Русия кулында калачак.

Дүрт реакторлы станциянең егәрлеге 4800 мегаватт булачак. Проектның күләме $20 миллиард. Төркия премьеры Рәҗәп Тайип Эрдоган моны Төркия өчен дә бик мөһим адым дип атады. Ике илнең парламентлары килешүне раслаганнан соң төзелеш эшләре башлана.

Моннан тыш, тагын наркотик таралуга каршы көрәш, сәүдә, транспорт өлкәләренә караган килешүләр имзаланган.

Виза тәртибе бетерелә

Төркия президенты Абдулла Гүл (c) белән аш мәҗлесе
Тарафлар, шулай ук, ике ил арасында виза тәртибен бетерү турында килешкән. Русия президенты моны миллионлаган кешенең тормышын җиңеләйтәчәк гамәл дип атады. Сүз Төркиягә 30 көнгә кадәр барган кешеләр, туристлар турында бара.

Русиядән Төркиягә ял итәргә ел саен 3 миллионга якын кеше йөри. Моңа кадәр алар визаны Төркиягә килгәч, әйтик, һава аланында сатып алган булса, киләчәктә илгә керү ирекле булачак.

Русия белән Төркия 5 ел эчендә ике арадагы сәүдәне өч тапкыр арттырып, $100 миллиард күләменә җиткерергә килеште.

Тарафлар шулай ук, Самсун-Җәйһан үткәргече проектын үстерүдә хезмәттәшлек итәргә килешкән. Сүз Җәйһанда нефть эшкәртү корылмасы төзү нияте турында бара.

Эрдоган белән бергә үткәргән матбугат очрашуында Медведев ике тарафның да Таулы Карабах низагын чишәргә омтылуын һәм Русиянең моның өчен кулыннан килгәнен эшләячәген әйтте.

Мәгълүм булганча, Медведев белән Төркиягә барган рәсми төркемдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та бар иде.

Матбугат очрашуында Медведев та, Эрдоган да 2013 елда Казанда универсиада һәм 2014 елда Сочида кышкы олимпия уеннарын үткәрүдә хезмәттәшлек итү ниятен телгә алды.
XS
SM
MD
LG