Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германиядәге кырым-татар оешмалары Януковичка ачык хат юллады


Германиядәге кырым-татар оешмалары Украина җитәкчесе Виктор Януковичка ачык хат юллап, Украинада Кырым татарларына каршы булган дискриминация турында шикаять белдерде.

Оешма Кырымда мәҗлес һәм корылтай эшчәнлеген тыю тырышлыкларына каршы борчылуларын җиткерде. Хатта апрель аеннан башлап Кырым парламентындагы Русия активистларының Кырым татарларына каршы башлаган чараларына игътибар юнәлдерелә.

Апрель аенда рус блогы активисты Олег Родивилов, Кырым татарларына каршы чара башлап, мәҗлесне тыярга чакырган иде. Родивилов, Кырым татарлары мәҗлесен җинаятьче оешма дип атап, аның конституция каршы булуын алга сөргән иде.

Кырым татарлары бу уңайдан үзләренә каршы бу чараларны хөкем итеп, Януковичны тиз арада җитди чаралар күрергә чакыра.
XS
SM
MD
LG