Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:10

Казакъстан парламентының түбән пулаты ил президенты Нурсолтан Назарбаевка “Илкүләм юлбашчы” исемен бирү канун өлгесен хуплады. Анда илнең эчке һәм тышкы сәясәте башлангычларының барысы да вазыйфасыннан киткән булса да, Казакъстанның беренче президенты, ягъни Назарбаев белән килештерелергә тиеш булачак диелгән.

Шулай ук канун өлгесендә язылганча, “Казакъстанның беренче президенты” беркайчан да мәхкәмә җаваплылыгына тартыла алмаячак.

Президент тарафлы “Нур-Отан” фиркасеннән депутат, узган атнада әлеге канун өлгесен парламентка тәкъдим итүчеләрнең берсе Амзәбәк Җолшибәков сүзләренчә, монда беренче чиратта халык фикере искә алынган.

“Халык Назарбаевның илнең үсешенә китергән үзгәрешләр башлангычында торуына ышана. Казакъстанның Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасында рәислек итүе өчен президентка рәхмәт. Шулай ук киләсе елга без Ислам оешмасы конференциясендә рәислек итәчәкбез. Бу барысы да Казакъстанның беренче президенты сәясәте нәтиҗәсе”, ди ул.

Президентны тикшерү тыела

2001 елны кабул ителгән Казакъстанның беренче президенты турындагы канун инде Назарбаевка кайбер ташламалар бирә.

Әмма хәзерге канун өлгесе белән чагыштырганда бу чүп кенә.

Чөнки хәзергесе Назарбаевның президент булганда кылган гамәлләрен тикшерүне тыя.

Мисал өчен 10 ел элек аның дәүләт акчасын Швейцария банкына үз хисабына салуы турындагы мәгълүмат шау-шу тудырган иде.

2003 елны түрәләр Назарбаев әлеге акчаларны банкка ил өчен гадәттән тыш хәл килеп туа калса дип салуын әйтте.

Моннан тыш, Назарбаевның элекке кияве Рәхәт Алиев 2006 елның февралендә танылган оппозиционерның үлемендә Казакъстан президентының катнашлыгы барлыгын әйтә.

Назарбаев тарафдарлары моны президенты "каралтырга" теләү дип кире кага. Ә канун өлгесе расланса, инде бу нигездә тикшерү уздыру бөтенләй мөмкин булмаячак.

Яңа канун өлге шулай ук нинди генә сәбәп булмасын Назарбаев һәм аның белән яшәгән гаилә әгъзалары милкенә кагылгысызлыкны гарантияли.

Әлбәттә монда иң зур банкларда шактый акчалары булган Назарбаевның ике кызы – Даригә һәм Динара исәпкә алынамы, билгесез.

Шулай ук аның оныклары белән дә хәл аңлашылмый. Алар әле яшь булса да инде бизнес өлкәсендә шактый танылганнар.

Оппозиция каршы чыга

Тәнкыйтьчеләр исә канун өлгесенә каршы чыга. Шуларның берсе – апрельгә кадәр Казакъстан коммунистлар фиркасе башлыгы булган Серикболсын Әбдилдин сүзләренчә, бу депутатлар тәкъдиме түгел, ә хакимияттән килгән башлангыч.

“Назарбаев соңгы 20 елда халык өчен файда китерә торган әллә ни зур эш эшләмәде. Бу кешеләр һәм хакимиятне күздә тотып эшләнгән карар түгел, ә бары Назарбаевның шәхси именлеген генә гарантияли”, ди ул.

Әбдилдин фикере белән күп кенә оппозиция вәкилләре килешә.

Оппозициядәге теркәлмәгән “Алга” фиркасеннән Владимир Козлов гаебе булмаган кешене шул кадәр яклау нәрсәгә кирәк булганын аңламый.

“Депутатларның аңа шул кадәр кагылгысызлыкны бирүе Назарбаевның нәрсәдәдер гаепле булуын күрсәтә кебек”, ди ул.

Оппозициядәге икенче “Азат” партиясеннән Булат Абилов әлеге хәл Назарбаев һәм аның тарафдарларының үз-үзләренә ышанмавын исбатлый дип саный.

Кайбер белгечләр исә әлеге канун өлге киләчәкләрен кайгырту өчен Казакъстанда танылган эшмәкәрләр тарафыннан тәкъдим ителгән булуы ихтимал дигән фикердә. Ягъни Назарбаевтан гомерлек сәяси идарәче, алар аның канаты астына сыенмакчы.

Июль башында Назарбаевка инде 70 яшь тула. Шуңа да карамастан әле бер генә дә төпле варис күренми.

“Новая газета”ның Казакъстандагы бүлеге баш мөхәррире Амантай Дандугөлев борчылырлык сәбәп юк, бу бары вакытлыча хәл дип саный.

“Әлеге документ бары аңа Алла биргән гомергә генә кагыла. Бу дөньяда берни дә гомерлек түгел. Кыргызстанның вакытлы хөкүмәт рәисе сүзләренә караганда, Бакыев 5 ел идарә иткән чорда гына да Конституцияне 5 тапкыр төзәтелүен әйтә. Һәрберсендә хакимият вертикале кырыслатылган. Шуңа әлеге документ киләчәк яңа президентка кадәр генә дә гамәлдә булырга мөмкин”, ди ул.

Канун өлге парламентның югары пулатында 13 майда каралачак. Әмма күпләр аның расланачагында инде хәзердән үк шикләнми. Чөнки парламентның ике пулатында да президент тарафлы “Нур-Отан” партиясе депутатлары күпчелекне тәшкил итә.

XS
SM
MD
LG