Accessibility links

Кайнар хәбәр

Безнең гәҗит: "Кыйммәтле театр"


“Безнең гәҗит”нең соңгы санында басылган мәкаләләр, укучы хатларында Җиңү бәйрәменә төрле бәя бирелә. Ә Мари илендә 9 майда балаларны мари халкының милли каһарманнарына багышланган оешмага кабул итәләр.

Мәсәлән, газетның авторы Сәйдулла Кутушев “Кыйммәтле театр” дигән язмада Җиңү парадына, тантаналы чараларны үткәрүгә киткән акчалар турында яза. Автор Русия хакимиятләренең дөньяга хәрби техниканы күрсәтүе, парадны сәяси максатларда куллану турында яза.

“Жиңү көнен кемдер сәяси чарага, үзенең көчен күрсәтүгә әйләндерә, ләкин бу дөрес нәрсә түгелдер. Ул гомерләре яу кырында, тылда, лагерьларда өзелгән, миллионнарча кешене искә алу, матәм көне булырга тиештер. Чөнки безнең ата-бабаларыбыз 9 май иртәсе өчен артык зур бәя түләгән”, дип яза Сәйдулла Кутушев.

Язманың авторы Мәскәүдәге һәм Русиянең һәр шәһәрендә диярлек үткән парад, йөрешләр, салютларга хәйран акча китүенә игътибар итә. Моны ул кыйммәтле театр дип атый. Ул, акчаны бәлки үпкә белдерүче сугыш ятимнәренә, ветераннарга бүлеп бирергәдер, дип яза.

Кама Тамагы районы, Иске Барыш авылыннан Фатыйма Хәсәнованың “Безнең гәҗит”кә юллаган хатында җиңү көне темасы дәвам ителә. Хатның авторы бу көнне үзенчә искә ала. Аның әтисе сугыштан кайтмаган. Әнисе 5 бала үстергән, каенанасын караган.

“Без әти йөзен, әти рәхәтен күрмәдек. Сугыштан соң да аякка басу бик авыр булды. Җиңү көне җиткәндә, йөрәк кысылып куя. Күргән авырлыклар бүгенгедәй яңара. Әниебезне дә “Ничекләр түзде икән?” дип гел искә алабыз, дип яза Фатыйма Хәсәнова. Ул Җиңү көнен бәйрәм иткәндә, ватанны саклап, сугыш кырында башын салган ирләрне генә түгел, аларның тол хатыннарын да искә алырга, аларны да онытмаска чакыра.

Шулай ук “Безнең гәҗит”нең бу санында Мари илендә үзенчәлекле пионерлар оешмасы эшләп килүе хәбәр ителә. Газетның хәбәрчесе Зөлфия Фәйзрахманова Мари Иленең Морки районы Онҗы авылында 9 май бәйрәмендә Онар - мари халкының милли каһарманнары искә алынуы һәм балаларның онарчылар оешмасына кабул ителүе турында сөйләгән. Милли каһарманнарның берсе Болтуш 1556 елда һәлак булган.

Бу елда да 9 майда бу авылда 4нче сыйныф балалары муеннарына кызыл галстуклар бәйләделәр.

Балалар "Изгелек һәм гаделлек өчен ватанга хезмәт итәргә" вәгъдә бирде һәм шул рәвешле милли каһарманнарга багышланган онарчылар оешмасына кабул ителде.
XS
SM
MD
LG