Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бакыев тарафдарлары җирле хакимият бинасын кулга алды


Кыргызстанның вазыйфадан читләштерелгән иске президенты Корманбәк Бакыев тарафдарлары Ош шәһәрендә җирле хөкүмәт бинасын кулга алды.

Йөзләрчә кеше башта протест чаралары уздырды, соңыннан полиция белән тарткалашып бинага керә алды. Полиция көчле каршылык күрсәтмәде, шул исәптән зыян күрүче кешеләр юк.

Протестчылар Бакыевның кайтуын һәм җимерелгән төбәк хөкүмәтен яңадан торгызуны таләп итә.

Узган айда Кыргызстаннан качып киткән Бакыев әле дә Беларуста тора.

Апрель аендагы оппозициянең каршылык чараларында 85 кеше үлгән иде. Каршылыклар сәбәпле Бакыев хөкүмәте таратылды, вакытлыча хөкүмәт төзелгән иде.
XS
SM
MD
LG