Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:19

Казанда мөселман журналистларның III фестивале үтәчәк


28-28 майда Казанда мөселман киңкүләм мәгълумат чараларының III фестивале үтәчәк. Аны Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдам вакыфы белән берлектә Татарстан мөселманнары диния идарәсе оештыра.

Әлеге чара кысаларында Мөселман журналистларның Русиякүләм икенче конференциясен үткәрү дә планлаштырыла. Шулай ук мөселман киңкүләм мәгълумат чараларының эшчәнлеген 10 номинациядә бәяләүче III “Каләм” бәйгесе дә, күренекле белгечләрнең дәресләре дә үтәчәк.

Чараның максаты – Русиядә мөселман журналистикасының үсешенә ярдам итү, тәҗридә алмашу, сәләтле журналистларны һәм иң яхшы киңкүләм мәгълумат чараларын табу, мөселман киңкүләм мәгълумат чараларын популярлаштыру диелә.

Бәйге эшләре рус һәм татар телләрендә кабул ителә.

XS
SM
MD
LG