Accessibility links

Кайнар хәбәр

Испаниянең "каеш кысу" сәясәте биржаны җанландырды


Евро зонада икътисади кризисның Грециядән соң Испаниягә таралачагы турында борчулар дәвам иткәндә, испан хакимияте бюджет дефицитынa каршы яңа икътисади чаралар күрәчәген белдерде.

Испания, бурычларың түләү өчен чыгымнарны киметергә җыена.

Депутатлар алдында чыгыш ясаган ил премьеры Һозе Луис Родригуез: "Кризистан чыгып, икътисади тәрәккыять юлына яңадан басачагыбызга шигем юк", дип белдерде. Испан премьеры ил халкын монын өчен "гайрәт күрсәтергә һәм фидакарь" булырга чакырды.

Испания премьер-министрының бу чыгышы дөнья икътисад базарында җанландырды, кичә биржада үсеш күзәтелде.

Ләкин икенче яктан гади халыкның эш хакларың киметү кебек икътисади чаралар халыкта ризасызлык тудыра. Реформa пакетына каршы, Грециядә булган кебек каршылык чаралары башланыр дип көтелә. Һөнәр берлекләре уртак каршылык чаралары башлар өчен сөйләшүләргә алып бара.
XS
SM
MD
LG