Accessibility links

Кайнар хәбәр

Авыл халкына мәдәният йорты кирәк


Мәсһүдә Бәхтиева
Мәсһүдә Бәхтиева

Удмуртиянең Кияс төбәге татар оешмасын яңа кеше – Мәсһүдә Бәхтиева җитәкләячәк. Аңа эшен проблемалар чишүдән башларга туры киләчәк. Үзе яшәгән Байсар авылында ул мәдәният хезмәткәре вазыйфасын башкара. Ә менә күрше Тауҗамалда клуб та, мәдәният белгече дә юк.

Удмуртиянең Кияс районында соңгы тапкыр халык санын алу мәгълүматларына караганда, 630 татар кешесе исәпләнә. Алар тупланып өч Байсар, Тауҗамал һәм Мүшәк авылларында гомер итә. Шулай ук дистәгә якын гаилә район үзәгендә дә һәм санаулы гына милләттәшләребез башка авылларда яши.

Мүшәк авылы мәктәбендә балаларга татар телен факультатив рәвештә укытуны планга керттеләр. Әйтергә кирәк, Мүшәк мәктәбе республикада беренчеләрдән булып президент бүләге бер миллион сумга лаек булды. Мәктәптә ана телен Рәсимә Яппарова алып бара.

Рәсимә Яппарова әйтүенчә, балалар хәтта авылларда да рус телендә сөйләшә. Татар телен өйрәтүе бик кыен. Шулай да балалар белән бәйрәмнәргә әзерләнәләр, йолаларыбызны өйрәнәләр.

Кияс төбәгендә ике дистә елга якын “Чулпан” милли-мәдәни үзәге эшләп килә. Әйтергә кирәк, татар үзәге башка милли оешмаларга караганда беренчеләрдән булып барлыкка килде районда. Алар бу төбәктә яшәүче татарларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү буенча күп кенә эшләр башкарды. Оешманы булдыручы һәм аны бу елларда җитәкләүче милләттәшебез Фәтхия Гатауллина булды.

Сигезенче дистәне тутырып килүче Фәтхия Гатауллина әле бүген дә җитез. Әмма оешманы яшьрәк кеше җитәкләсә, эш тагын да җанланып китәр иде дигән фикердә ул.
Фәтхия Гатауллина


Фәтхия ханым үзен алыштыра алырлык, шул ук вакытта халык арасында танылган, оештыру сәләте булган шәхес әзерләдем дип, ул районның Байсар авыл клубы җитәкчесе Мәсһүдә Бәхтиеваны тәкъдим итте.

Татар милли-мәдәни оешмасының хисап-сайлау җыенына милләттәшләребез районның Мүшәк авыл клубына җыелды. Биредә район җитәкчеләре дә, авыллардан күмәк хуҗалыклар башлыклары да бар иде.

Райондагы хәлләр белән Илдус Мөхәммәтшин таныштырды. "Татар оешмасын җитәкләргә алмаш бар, без бер кандидатура белән чыгабыз", диде Илдус Мөхәммәтшин. Халык нәрсә әйтер, җыелыш күрсәтер диде ул.

Җыенда башта Фәтхия Гатауллина соңгы елларда башкарылган эшләренә нәтиҗә ясады. Алда әле милләтебезне, татарларның үзаңын саклап калу буенча күп эшләргә кирәклегенә, аеруча яшьләр арасында эшне җанландырып җибәрергә өндәде.

“Чулпан” ансамбленең баянчысы Ринат Сибгатуллин оешма җитәкчесенең эшенә югары бәя биреп, проблемаларга да тукталды. Иң беренче чиратта, оешмада өлкәннәр генә, егетләр-кызларның булмавын ул аларның ана телен белмәвендә дип билгеләде.

Илдус Мөхәммәтшин
Залда утыручы Байсар авылы вәкилләре үз авылларында халык арасында клуб җитәкчесе Мәсһүдә Бәхтиеваның бик актив эшләве хакында җиткерделәр.

Мәсһүдә Бәхтиева инде ике дистә еллап авылда мәдәни чараларны оештыручы, уздыручы, авыл халкына күңелле ял мизгелләре бүләк итүче, дип сөенечләрен белдерделәр байсарлылар.

Ә менә Тауҗамал авылы кешеләренә җыелып күңел ачарга да, җәйрәмнәр уздырырга да мөмкинлек юк.

Совет чорында төзелгән агач клуб бинасын сүтеп ташлаганнар. Дөрес, колхозлар вакытында төзелгән идарә бинасын клуб итәргә ниятләре бар икән. Әмма бина мәдәни чаралар оештыру өчен яраклы түгел, җитмәсә авылда мәдәни хезмәткәр дә юк икән. Район башлыгы Илдус Мөхәммәтшин әйтүенчә, штатларны кыскартылу сәбәпле, анда белгеч юк.

Җыелган халык алдында район администрациясе вәкилләре, шулай ук Ижаудан килгән кунаклар да чыгыш ясадылар. Удмуртиянең милли сәясәт министрлыгыннан баш белгеч Фәндүс Хуҗин, Удмуртия татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Фнүн Мирзаянов, республика татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Ирек Шәрипов татар дөньясындагы вакыйгалар белән таныштырды.

Агымдагы елның көзендә булачак җанисәп алуда һәр кеше үз милләтен күрсәтергә өндәделәр, үз төбәгендә милли эшкә күбрәк халыкны тартырга чакырдылар. Дөрестән дә милли оешмага, милли ансамбльгә ашкынып йөрүчеләр аз диде Әлфия Мымрина. Мөмкинлекләр тудырылган, әмма күп нәрсә үзебезнең битарафлыктан тора дип белдерде ул үз фикерен Әлфия Мымрина.
Чыгышлардан соң сәхнә сәнгатьтә катнашучыларга бирелде. Алар матур концерт бүләк итте халыкка. Кияс районы татар оешмасы җитәкчесе итеп Мәсһүдә Бәхтиева сайланды.
XS
SM
MD
LG