Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә мигрант эшчеләр өчен шартлар кырыслана


Русия парламентының югары пулаты фередераль җыен, элекке Совет илләреннән килгән мигрант эшче агымын контрольгә алу өчен яңа тәртип кертә. Әлеге үзгәрешкә күрә визасыз Русиягә кергән чит ил эшчеләре, башта эшче визасы алыр өчен бармак эзе үрнәген бирергә тиеш.

Яңа тәртип бала һәм өй караучылар белән бергә башка эштә эшләүчеләрне дә үз эченә ала. Элекке Совет илләреннән килгән мигрантлар эшләү рөхсәте булмаса да Русиядә 3 ай яши ала иде.

Элекке Совет илләреннән Русиягә эшкә килгәннәр һәр ай мең сум салым түләргә тиеш. Икътисади шартлары начар булган Үзәк Азия, Көнчыгыш Европа һәм Кавказлардан күп санда кеше эш табу өмете белән Русиягә килә.

Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, Русиядә 10 миллион тирәсе дип исәпләнгән мигрант эшче бар. Аларның кайберләренең җинаять эшенә катнашуы сәбәпле, эш шартларына яңа тәртип кертү таләп ителә иде. Бигрәк тә расачылар һәм мигрантларга каршы торган төркемнәр белән мөхәҗирләр арасында кайвакыт зур каршылыклар чыга.
XS
SM
MD
LG