Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 00:56

Уфа галиме Әсфәндияровның “Минзәлә башкортлары авыллары” дигән китабы турында “Азатлык" сәхифәсенә “Татарстанда күпме башкорт яши?” дигән язма эленгән иде. Ул шактый кызу бәхәсләргә сәбәп булды. Бу китапка галимә Дөрия Рамазанова да үз фикерләрен белдерде. Китап белән Бөтендөнья татарлар конгрессында эшләүче милли хәрәкәт вәкиле Фәрит Уразаев та танышкан. Уразаев үзе Сарман районының Мортышбаш авылыннан.

Татарстанның көньяк һәм көнчыгыш районнарында яшәүче халыкның башкорт булуын исбатларга омтылган әлеге китапны укыганнан соң, Фәрит Уразаев фикреләрен "Азатлык" радиосына да сөйләде: “Китапны алып карагач, беренчедән, шатландым, чөнки китап безнең туган як турында, авылыбыз, районыбыз турында. Тарихи яктан бу нинди генә булса да мәгълүмат. Монысы бер.

Икенчесе: кечкенәдән үзебезнең бабаларыбызның кем икәнен белү сәбәпле, бернинди сорау да тумады. Өченчедән, җәмәгать эшләрендә гомеремнең 20 елдан артыгын үткәрү һәм бу проблема белән фәнни нигездә шөгыльләнү сәбәпле, бу китапка беренче бәям фәнни күзлектән булды.

Бигрәк тә үзебезнең авылыбыз Мортышбаш һәм районыбыз Сарманга кагылышлы өлешләрен үзебездә булган архив документлары белән чагыштырып карадым. Безнең бабаларыбыз – Уразаевлар 1650 еллардан ук шушы Мортышбаш авылында дамеллалар булып, мәчет-мәдрәсәләр тотып яшәгәннәр. Ул элекке Байлар волосте Салагыштүбә төбәге. 1650 елларда алар Карина шәһәреннән килгән алты татар, Карабаһ шәҗәрәсе буенча, Каманың бу ягына чыгып җирләр алуын беләбез.

Әйе, авылыбыз тарихыннан беләбез: безнең авылда башкорт ягы да, типтәр ягы да, Казан ягы да булган. Өч зират, өч мәхәллә бар. Өч мәктәп булган. Әмма ләкин болар барысы да сословие – җир биләү хокукыннан чыгып билгеләнгән әйберләр. Бу хокуклар бетерелү белән авыл халкы бу терминнарны онытты. Чөнки ул милли термин түгел, ә җиргә хокук терминнары, салым түләү-түләмәү проблемалары.

Гомер бакый мондагы халык үзен татар дип белде, татарча сөйләште, татарча дога кылды, ата-баба рухына тугрылыклы булды. Сарман ягында бу турыда шактый гына китаплар да чыгып килә. Шуңа күрә Әсфәндияров әфәнде фән белән шөгыльләнәм дисә, теләк түгел, ә документлар нәрсә сөйли, шуңа игътибар итсен иде. Мәсәлән, ул Карин татарларының Федор Михайлович патшага хат язып, шушы якладан җир алуы турындагы документны төшереп калдыра”, ди ул.

Сан милли рух аркылы билгеләнә

Фәрит Уразаев быелгы җанисәпкә әзерлекне кысыр сәясәткә әйләндерәләр, дип бәяли. Мәкальдәгечә “каш ясыйм дип, күз чыгармыйк”, ди ул.

“Җанисәп көн саен барырга тиеш. Татар сүгенгәндә “ах, син сансыз”, дип сүгә. Санау вакытында сине исәпкә дә алмаганнар, ди. Без әлегә сансыз милләт. Үзебезне үзебез саный белмибез. Монысы бер.

Икенчесе: милләтнең саны милли рух аркылы билгеләнә. Акылым камил, нинди генә китаплар чыгарсалар да, кемне кем итеп кенә язсалар да, шәхсән кешенең үзеннән тора. Әгәр кеше ата-бабаларының татар икәнен белә, бишектән үк татар телен, моңын белә, аның аһәңен тоя, аның рухында яши, үзенең балаларын, киләчәк буынын шушы рухта тәрбияли икән, мондый шәхес белән шаярырга ярамый. Ул үзенең кем икәнен белә.

Бу хисап алулар Русия күләмендә шыр сәясәткә кайтып кала. Кеше башын бутауга әйләнә. Юньле хуҗа үзенең утарында малының санын белә, ә без монда кеше санын белмибез. Шуңа күрә бу сәясәт уеннарыннан бер юл белән генә чыгып була: мәдәният аркылы, мәгърифәт аркылы һәм рух аркылы һәм көндәлек тормышта үзен-үзе санлап. Татар бүген үзен үзе санларга өйрәнергә тиеш", дигән фикердә Уразаев.

Читтә татар белән башкортның рухы бер

"Мин татар дөньясында шактый гомер уздырган кеше буларак, шуны әйтә алам: Татарстаннан яки Башкортстаннан читтә татар белән башкорт бергә. Рухлары, телләре, гореф-гадәтләре, диннәре, моңнары бер. Һәм читкә киткән саен хакыйкать аларны бер-берсенә сыендыра, чөнки шулай гына сакланып калып була. Ә без монда, кызганычка каршы, соңгы ун-унбиш елда вак-төяк сәясәт белән шөгыльләнәбез.

Татар, башкорт тарихын мин беләм: иң авыр, иң катлаулы чорларда, физик яктан юкка чыгу халәтенә җиткән чакта бу ике кавем – бер милләт барысын да онытып, татар-башкорт баш күтәрүләренә берләшкән. Чөнки шулай итеп кенә сакланып калу мөмкинлеге булган.
Без бәлки артыгын кыланып ташлыйбыздыр. Әмма ләкин татарда бер әйтем бар: күрше хакы – Тәңре хакы. Күршене сайлап алмыйлар. Берсе дөрес фикер йөртмәсә, икенчесе акыллырак, түземлерәк, мәгърифәтле, мәдәниятле булырга тиеш. Берсе күләм белән фикер йөртсә, икенчесе сыйфат белән фикерләргә тиеш. Татарның юлы бер – сыйфат аркылы”, дип сөйләде Фәрит Уразаев.

Ул шулай ук “Кемнеңдер сәясәт белән шөгыльләнүе бөтен башкорт халкы, бөтен татар халкы дигән сүз түгел”, дигән фикердә. Әлбәттә, тарих бар, бүген китап чыгарып, хисләнү, кызып китү – бер нәрсә, тик милләтне онытырга ярамый, ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG