Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:42

12 майда Түбән Кама су электр станциясендәге шартлау ике кешенең гомерен өзде, дистәгә якын кешене җәрәхәтләде. Фаҗига урынында махсус комиссия эшли. Прокуратура вәкилләре дә шартлау сәбәпләрен өйрәнә.

Түбән Кама су электр станциясе сафка 1979 елда бастырыла. 30 елдан артык эшләү дәверендә биредә гадәттән тыш вакыйга булырлык фаҗигалар әлегә теркәлмәгән иде.

12 май көнне булган шартлаудан соң анда Татарстан премьер-министры урынбасары, энергетика министры Илшат Фәрдиев килде.

“Без күзәтүләр һәм тикшерүләр уздырдык. Корылмалар зыян күрмәгән.14 агрегат моңарчы ничек эшләгән, шулай эшләвен дәвам итәләр. Энергия системалары, энергия кулланучылар шартлауны сизмәделәр. Фаҗиганең сәбәбе – һава җыйгычта. Кысылмаган һаваны биредә станция мәнфәгатьләренә эшләүче җиһазлар өчен кулланганнар”, диде министр Илшат Фәрдиев.

Комиссия тикшерүе шуны күрсәтә - компрессор, ягъни һава җыйгыч булган бүлмәдә майлы һава парлары барлыкка килә. Әлеге пар бераздан тиз янучы сыеклыкка әйләнә. Бу күренешкә торба тишелүе сәбәпче була. Кизү торучы шушы хакта янгын-каравыл хезмәтенә хәбәр итә. Турбина бүлемтеге башлыгы, монтажчылар янгын җиңсәләрен әзерләргә керешә. Шул вакыт, 15 сәгать 8 минутта шартлау була. Һава дулкыны турбина бүлемтеге башлыгы Константин Харчевны ачык коега алып ташлый. Ул шундук үлә.

Тиз арада килгән янгынчылар утны сүндерергә керешә. 18-нче янгын сүндерү берләшмәсенең караул башлыгы Александр Нилов ачык калган коены күрми, шуңа егылып төшә. Алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә үлә. Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Васыйл Шәйхрәзиев, “Татэнерго” җитәкчелеге мәрхүмнәрне җирләүдә, аларның гаиләләренә кулдан килгәнчә ярдәм вәгъдә иттеләр.
Шартлаудан соң 10 кешене хастаханәгә озаталар. Моның кадәр кешенең җәрәхәт алуын ашыгыч ярдәм хастаханәсе баш табибы

Илдар Хәйруллин болай бәяли: “Шартлау булган урыннан 20 метр өстәрәк монтаж мәйданчыгы була. Шартлау дулкыны андагы детальләрне төрле якка чәчә. Кешеләр шуннан зыян күрә”, диде Илдар әфәнде.

Бүгенге мәгълүматлар буенча, китерелгән 10 кешенең 4-се хастаханәдә ята. Хастаханәгә китерелгән кешеләрнең 6-сын кичә-бүген өйләренә җибәргәннәр. Чаллының ашыгыч ярдәм хастаханәсе баш табибы урынбасары Резидә Кәримова калган авыруларның нинди хәлдә булуы хакында журналистларга белешмә бирергә тиеш иде.

Эше күп булды, күрәсең, соңгы сәгать хәбәрләрен алу мөмкин булмады. Шартлау буенча да бүген яңа мәгълүматлар бирелмәде. Әйтеләсе сүзләр 12 майда әйтелде, үзгәрешләр булса хәбәр итәрбез, диләр рәсми оешма хезмәткәрләре.

XS
SM
MD
LG