Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:35

Икътисади хәлне җайлау өчен Русия элекке үпкәләрне һәм горурлыкны читкә куеп, Көнбатыш белән араларны якынайтмакчы. Шуны истә тоткан доктринаны Русия тышкы эшләр министрлыгы эшләгән. Анда Мәскәү АКШ һәм Европа берлегенә карата “йомшаграк” сәясәт алып барырга тиешлегенә басым ясала.

“Русский Newsweek” журналында басылып чыккан әлеге документ “Русиянең киләчәк үсеше максатыннан тышкы сәяси факторларны системалы нигездә куллану программы” дип атала. Сер һәм эчке кулланыш өчен генә булган бу документ ниндидер юллар белән журналистлар кулына эләккән.

Аның инде Русия президенты Дмитрий Медведев тарафыннан раслануы һәм хөкүмәткә юллануы әйтелә.

Документның кереш сүзендә тышкы эшләр министры Сергей Лавров “тиз үзгәрүчән җәмгыятьтә Русия мәнфәгатьләрен тәэмин итүнең төп чарасы булып модернизацияне гамәлгә ашыру, төп халыкара карарлар кабул ителгәндә илнең читтә калмавы, ә башкалар белән бертигез нигездә катнашуы һәм шул максаттан фикердәшләр һәм хезмәттәшләр белән араларны ныгыту мөһим булып тора” дип яза.

Модернизация программын тормышка ашыру өчен...

Инде узган елның ноябрендә еллык Федераль җыенга еллык юлламада президент Медведев Русия тышкы эшләр министрлыгы һәм хөкүмәтне чит илләр белән эшләүдә уңышка китерә торган гамәлләр булдырырга чакырды.

Димәк әлеге документ Медведевның модернизация программы белән үрелеп бара һәм шактый елларга исәпләнә дигән сүз. Бу исә акча, технологияләр һәм аларны тәкъдим итә ала торган илләр, беренче чиратта Европа берлеге һәм Кушма Штатлар белән араларны якынайтуны күзаллый.

Мисал өчен Русия документта Европадан банк, финанс һәм сәнәгать өлкәсендәге кыйммәтләрне кәгазьләрне алуга, белем бирү, бизнес һәм хокук өлкәсендә әлеге илләргә җайлашуга, шулай ук инвестицияләр һәм икътисадны күтәрү өчен югары белемле белгечләрне җәлеп итүгә өстенлек бирә.

Әлеге документ Русиянең дуслары да, дошманнары булырга тиеш түгел, ә беренче чиратта, мәнфәгатьләре генә истә тотылырга зарур дип искәртә төсле. Шул ук вакытта ул озак елларга исәпләнгән стратегик максатларны истә тотып, кайбер ташламаларга да барырга әзер булуын күрсәтә.

Мондый хәлләрнең инде барлыгы да күзгә ташлана. Мисал өчен Мәскәүнең элекке советлар илләрендәге инкыйлабларга каршы тору сәясәтенә карамастан, Мәскәү Кыргызстанның вакытлы хөкүмәтен яклап чыкты.

Тагын берсе – Катынь мәсьәләсе. Ягъни Русиянең Польшага сер итеп сакланган архив документларын тапшыруы. Кайбер белгечләр, Варшаудагы Русия илчелегеннән Мәскәүгә хат килүен әйтә. Анда Катынь проблемын хәл итү полякларны Русия белән Европа берлеге арасындагы хезмәттәшлеккә аяк чалмаска күндерергә ярдәм итәчәк диелгән булган. Имеш нәкъ шул хаттан соң премьер Владимир Путин сәясәткә үзгәрешләр кертергә сораган, гәрчә тышкы эшләр министрлыгы моңа каршы торса да.

Күрше илләр

Якын чил илләргә килгәндә, программны эшләүчеләр Европа берлеге өчен аларның инвестиция кызыксынуы кимүен һәм дәүләт кыйммәтле кәгазьләре арзанаюын әйтә. Һәм шуны истә тотып, аны Русия файдасына кулланырга чакыра. Аерым алганда Балтыйк буе илләре кыйммәтле кәгазьләрен, Украина һәм Беларуста нефть-газ ширкәтләрен сатып алу, Русия һәм Украина машина төзелеше тармагын берләштерү яхшы булыр иде дип саный.

Белгечләр Русия сәясәтенең Көнбатышка кинәт йөз белән борылу сәбәпләрен икътисад, транспорт һәм инновацияләр модернизациясе өчен акча җитмәү дип саный. Русия икътисад үсеше министрлыгы планлаштырган социаль һәм инфраструктура программнарын тормышка ашыру өчен 2013 елга кадәр генә дә 1 триллион долларга якын акча кирәк булачагын әйтә.

Казна һәм үзәк банк тупланмалары өчен бу бик зур акчалар. Илнең тышкы эшләр министрлыгыннан “Русский Newsweek”ka белдерүләренчә, кризис Русиянең ярдәмсез генә үсеш ала алмаячагын күрсәтте, шуңа кемгәдер таянырга кирәк. Беренче чиратта мондый терәк буларак Мәскәү Европа берлеге һәм Кушма Штатларны күрә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG