Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:35

12 майда тарихта беренче мәртәбә Русиянең төрмәләр идарәсе белән Русия мөфтиләр шурасы арасында килешү имзаланды. Килешүне Мөфтиләр шурасы ягыннан аның рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, ә инде Русиянең җәза үтәү федераль хезмәте ягыннан аның директоры Александр Реймер имзалады.

Мөфтиләр шурасында узган бу чарада бу килешү турында Александр Реймер болай диде:

«Мондый килешүгә кул куюны зур вакыйга дип саныйм. Төрмәләр идарәсе тарихында бу беренче мәртәбә башкарылды. Без төрмәдә утыручыларның теге яки бу җинаять өчен ирекләрен чикләсәк тә, аларның рухи дөньясы турында кайгыртырга тиеш. Чөнки алар төрмәдән төзәлеп, җәмгыятькә файдалы кешеләр булып чыгарга тиеш. Бу яктан дини идарәләргә зур өметләр баглыйбыз.

Безнең төрмәләрдә мөселманнар да күп. Чөнки Русия дә зур ил. Бүгенге көндә безнең төрмәләрдә 40 мәчет, 200ләп гыйбадәт йорты бар. Ләкин алар гына бик аз. Без алга таба мөселманнар өчен гыйбадәт урыннарын киңәйтергә уйлыйбыз. Бу килешү аңар зур мөмкинлекләр бирәчәк», диде.

Бу килешүне Равил хәзрәт Гайнетдин дә зур вакыйга дип саный. Бу хакта ул да үз фикерләрен белдерде:

«Мондый килешүне имзалау тарихта беренче мәртәбә генә булса да, без төрмәләрдәге хәлне белмибез түгел, беләбез. Туксанынчы елларда да шундый килешү төзелгән иде, ниндидер сәбәпләр аркасында ул имзаланмый калды. Ләкин безнең төрмәләр белән бәйләнеш бар.

Аларга без әледән әле китаплар, намазлыклар җибәреп торабыз. Ләкин килешү булмаганга күрә, кайбер төрмәләрдә гыйбадәт урыннарны ясалган булса да, аларны тора-бара ябып та куйдылар», дип Мәскәүнең Бутырка төрмәсен искә алды.

Ә инде бүген бу килешүгә кул кую, төрмәләргә имамнарын җибәреп, андагы мөселманнарга вәгазьләр ишеттерергә мөмкинлеген бирәчәк, диде ул. "Шул ук вакытта кайбер урыннарда мөселман дин әһелләрен төрмә хуҗалары үзләре үк чакыралар. Төрмәдә утыручыларга Аллаһ сүзен ишеттерсәгез бәлки алар бераз тынычрак булырлар иде, дип әйтәләр", диде Равил Гайнетдин.

Ул шулай ук, килешүгә төрмәләрнең кабель телевидениесе аша мөселман программасын, мөселман фильмнарын күрсәтү мөмкинлеген булдырырга дигән маддә дә керттек. Хәзер инде бу килешү нигезендә Русия җирлегендәге теләсә нинди төрмәдә дини эш алып бару хокукына ия булдык.

Төрмәдә утыручылар кайчан да булса иреккә чыгачаклар бит. Без аларны җәмгыятькә файдалы кешеләр итеп тәрбияләүдә ярдәм итәчәкбез. Әгәр дә алар рухи, дини тәрбия алалар икән, алар һичшиксез төзәлү юлына басачаклар дип саныйм. Бүгенге бу килешү программалы байтак эшне җайга салырга ярдәм итәчәк", диде Равил хәзрәт.

Александр Реймер үзенең чыгышында төрмәләрдә мәчетләр, гыйбадәт урыннары бар дисә дә, Равил хәзрәт андый урыннар бик аз җирләрдә, бәлки Татарстан төрмәләрендә генә булырга мөмкин, ә инде рус проваслав часовнялары күп төрмәләргә куелган, диде.

Бу килешүгә без төрмәләр идарәсе мөмкинлегеннән чыгып, төрмәләрдә гыйбадәт урыннары булдырылырга тиеш дигән маддәне дә керттек. Чөнки төрмәгә имам килгән очракта аның белән очрашу өчен аерым урын булырга тиеш", диде Равил хәзрәт.

Бу эшне кем башлап йөрде дигән сорауга Равил хәзрәт: «Без тәкъдим иттек, алар каршы килмәде», дип белдерде.

Шулай итеп, Русиянең мөфтиләр шурасы һәм Русия төрмәләр идарәсе арасында хөкем ителгәннәр арасында рухи-әхләки тәрбия бирү, дини яктан агарту хакында килешүгә кул куелды.

Бу килешү нәтиҗәсендә мөселманнар утырган Русия төрмәләрендә гыйбадәт урыннары булдырылачак, дини китаплар кертү мөмкинлеге биреләчәк һәм дин әһелләре тоткыннар белән турыдын-туры очрашып, аларга вәгазьләрен җиткерәчәк. Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин фикеренчә мондый мөмкинлек мөселманнарга төрмәдән җәмгыятькә файдалы кеше булыр чыгарга нигез бирәчәк.

XS
SM
MD
LG