Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:32

Кыргызстанда тарафдарлары арасында бәрелешләр булды


Кыргызстанда вакытлычa хөкүмәт тарафдарлары белән вазыйфадан чикләштерелгән Корманбәк Бакыев тарафдарлары арасында бәрелешләр булды. Вакыйгадa 37дән артык кешенең зыян күрүе белдерелә. Кыргыз сәләмәтлек министры Җәлалабадтагы каршылык чараларында бер кешенең һәлак булуын белдерде.

Бәрелешләр Бaкыев тарафдарлары күпчелектә булган илнең көньяк төбәгендә булган. Бакыев тарафдарлары Җәлалабад шәһәрендә хөкүмәт бинасын яңадан кулга алырга теләгәндә, сакчылар моңа каршы торды.

Вакыйгаларда корал тавышлары ишетелгән. Мәгълүматларга караганда, һәр ике тараф кулында кораллар булган.

Хөкүмәт тарафдарлары бүген Ош шәһәрендә хөкүмәт бинасындагы идарәне яңадан кулга алды. Кичә Бакыев тарафдарлары Ош һәм илнең көньягындагы Җәлалабад һәм Баткен шәһәрләрендә хөкүмәт биналарына кергән иде.

XS
SM
MD
LG