Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:39

Көнчыгыш Төркестанда 10 айдан соң интернет яңадан эшли башлады


Кытайның Синҗан төбәге, ягъни Көнчыгыш Төркестанда былтыр июль аенда булган канлы каршылык вакыйгаларыннан соң туктаган интернет хезмәте яңадан эшли башлады. Халыкара дөнья белән элемтәләр бетерелгән Өремчедәге вакыйгалар вакытында Кытай мәгълүмат чаралары якынча 200 кешенең үлүен 1700 кешенең яралануын хәбәр иткән иде.

Төбәктәге хан кытайлар белән уйгырлар арасында чыккан каршылыктан соң төбәктә иминлек чаралары арттырылган, уйгырларның тышкы дөнья белән мөнәсәбәте өзелгән иде. Моннан иң күп зыянны төбәк белән сәүдә иткән ширкәтләр күрдe. Пекин хакимиятенең бу хәрәкәтенә шулай ук халыкара оешмалар да каршылык күрсәтте.

Кытай дәүләт хәбәр агентлыгы Шинһуа, Өремчедә булган протест чараларының интернет һәм смс аша таралуын белдерде.

Пекин хакимияте хәзер Өремчедә интернетны мәгариф һәм эш өчен кулланырга рөхсәт итә. Ләкин төбәктә халыкара кеше хокуклары оешмалары һәм ирекле мәгълүмат сайтларына керү чикләнә, күп очракта цензура кертелә.

Кытай хакимияте интернетка рөхсәт бирү турында ясаган махсус белдерүендә, интернет кулланучыларны тотрыклыкка зыян бирәчәк эчтәлектә хатлар җибәрүдән чикләнергә чакырды.

XS
SM
MD
LG