Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселманнар арасында бәхәсне кем оештыра?


Равил Гайнетдин
Равил Гайнетдин

Яңа патриарх билгеләнгәннән соң Рус православ чиркәвенең активлыгы бермә-бер артты. Шуның бер юнәлеше - Русиядәге бәйсез фикерләү күрсәткән мөселман дин әһелләренә карата православ чиркәве тарафыннан төрле уйдырмалар тагыла, күпчелек вакытта ул эшләр башка мөселманнар катнашында башкарыла.

Бу эшләргә үзенең мөселманнарга каршы тырышлыгы өчен Диннәрара консультатив шурадан чыгарылган Роман Силантьев зур активлык белән тотынды. Хәзер инде православ чиркәү тарафыннан Русия диннәре географиясен өйрәнү үзәге җитәкчесе итеп билгеләнгән шушы әһел мөселманнарны, мөселман дин әһелләрен каралтуга зур көч куя.

Мондый фикергә нигезле урын бар: шушы көннәрдә генә БДБ илләренең Диннәрара башкарма комитеты рәистәше мөфти Шафиг Пшихачев: «Равил Гайнетдин мәгълүмат чаралары аша Кавказ мөселманнары идарәсе башлыгы Аллахшөкер Паша-задәгә каршы чыкты» дип, аны Бакуда узган дини саммитны өзәргә тырышуда гәепләде.

Русиянең Европа өлеше дини идарәсе рәисенең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Гизатуллин, «Интерфакс» агентлыгына биргән әңгәмәсендә бу гәепләүләрне кире какты. Һәм Равил Гайнетдин белән Аллахшөкер Паша-задә арасында бернинди каршылыклар юк, дип белдерде.

Бакуда узган ул диннәрара саммитта катнашкан, үзен ислам белгече дип тәкъдим итүче Роман Силантьев, Шафиг Пшихачев сүзләрен куәтләп, Русиянең мөфтиләр шурасы башлыгын Аллахшөкер Паша-задәгә начарлык китерергә тырыша, диннәрара диалогка зарар китерә дип, бу хакта матбугатта да язып чыкты. Матбугатта барган бу фикер һәм сүз көрәшенә карата аерым аңлатма бирүен үтенгәч Равил хәзрәт Гайнетдин Азатлыкка болай дип белдерде:

«Роман Силантьевның мина карата «Интерфакс» аша тараткан гәепләүләренә, минем Аллахшөкер Паша-задәгә Азәрбайҗандагы сөнни мөселманнарын яклап язган хатым сәбәпче булгандыр дип саныйм. Чөнки минем исемгә һәм безнең оешмага, шулай ук матбугатта ачык хат белән, ул төбәктә яшәүче сөнниләрдән аларның вөҗдан ирекләре кысылуы хакында хәбәр алдым. Һәм рәсми рәвештә Азәрбайҗан илчесе Полат Бюль-бюль оглы аша, мөфти Паша-задәгә хат юлладым. Ләкин минем ул хатыма әле һаман да җавап килгәне юк.

Силантьев ике дини оешма арасында булган хатка бәя биреп, аны тискәре яктан күрсәтмәкче була. Узган ел оештырылган яңа Консультатив шура, шулай ук Роман Силантьев Паша-задәне БДБ илләре мөфтиятләренең башлыгы итеп күрсәтәселәре килә. Ләкин, Казакъстан, Үзбәкстан, Кыргызстан кебек мөстәкыйль илләрнең үз мөстәкыйль мөфтиятләре бар. Алар шыгый юнәлештә булган Азәрбайҗан мөфтиятенә буйсынмаячаклар. Ул буласы хәл түгел.

Роман Силантьев шикелле мөселманнарга дошман булган кеше ничек кенә итеп булса да безгә Аллахшөкер Паша-задене рухи җитәкче итеп тагарга тырышмасын, ул булмаячак. Бу нонсенс! Безнең үз фикерләвебез бар. Үз дини юнәлешебез бар. Шуны әйтәсем килә, эт өрә, караван бара. Без үз мөселманнарыбызны үзебез яклаячакбыз», диде Равил хәзрәт Гайнетдин.

Ә инде яңа гына патриарх тарафыннан оештырылган диннәр географиясе Үзәгенә килгәндә, «Интерфакс» сәхифәсендә алар тарафыннан хәзерләнгән Русия дини оешмаларының харитасы да куелган. Һәм Русия мөселман оешмалары атласы да басылып чыгарылган.

Роман Силантьев җитәкчелегендәге бу үзәкнең диннәрне өйрәнер өчен махсус барлыкка килүен ислам динен күтәрер өчен дип уйласак, нык ялгышыр идек", диде дипломатларча мөфти Равил Гайнетдин Азатлык радиосына.
XS
SM
MD
LG