Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:22

Татарстанда хөкүмәт түрәләрне укыту, белем арттыруга 48 миллион сум акча бүләчәк. 10 ай дәвамында 30-дан артык түрәне идарә итү нигезләренә өйрәтәчәкләр. Шул ук вакытта чит илләрдә укып, сыйфатлы белем алган яшьләрнең кайберләре үзләренә яхшы эш таба алмый.

48 миллион сумга беренче чиратта республика министрлыклары һәм дәүләт оешмалары җитәкчеләрен укытмакчылар. Белем бирүне дә халыкара дәрәҗәдәге белгечләр алып барырга тиеш. Бу исә махсус бәйге нигезендә билгеләнәчәк.

Бәйгедә катнашучыларга аерым шартлар да куелган. Бизнес-Online язуынча, укытуның 35% төрле тренинг, эшлекле уеннар рәвешендә узарга тиеш. Моннан тыш программ эчендә юнәлешләр 10-нан да ким булмау шарт. Аерым алганда “киләчәк 10 еллык үсешенең төп ихтыяҗлары”, “сәнәгать ягыннан алга киткән икътисад: ун елга караш”, “икътисад үсеше белән идарә итү” дигәннәр бар.

Түрәләрне укыту “Дәүләт-җәмәгатьчелек идарәсе магистры” дигән шактый яңгырашлы исем белән аталса да, чынлыкта бу бары идарә белемен һәм аның өчен һөнәри осталыкны арттыруны күздә тота.

Белем бирү Казанда гына алып барылачак. Димәк түрәләр үз эш урыныннан аерылмыйча гына укыячак дигән сүз.

Европада белем алу


Шул ук вакытта тагын бер программ нигезендә, Татарстандагы 12 түрә Европа берлегенең берәр илендә белем арттырачак. Аларны анда “Көндәшлеккә сәләтле булу һәм икътисад үсеше өчен заманча инфраструктура: планлаштыру, финанслау һәм идарә” итүгә өйрәтмәкчеләр. Уку дәвам итәчәк 5 көндә түрәләр 4 йолдыздан да ким булмаган һәм бер кешегә генә исәпләнгән кунакханәләрдә яшәячәк. Аның өчен дә 1,9 миллион сум акча бүлү каралган. Димәк бер кешегә 4 мең евро дигән сүз.

Аңлашыла ки, түрәләрнең белемнәрен арттыру, заманча шартларда эшләргә өйрәтү начар гамәл түгел. Ләкин Казанда төбәк менеджеры булып эшләүче Әхәт әйтүенчә, әлеге укулар даими уза, әмма нәтиҗәсе әллә ни күренми.

“Гади бер салым түләүче буларак әгәр ул акча бюджеттан бүленә икән, түрәләрнең чыннан да белеме артуын күрәсе килә. Ләкин ул сизелми. Хәбәрләргә карасаң, гыйнварда да ниндидер курслар үткәреп акча бүленде, мартта да шундый хәл кабатланды. Менә хәзер тагын 1,25 миллион евро бирелә. Шуңа да карамастан дәүләт оешмаларында чиратлар бетми”, ди ул.

Әхәт үзе беренче чиратта ЮХИДИ тармагында эшләүчеләрне укытырга кирәк дип саный.

“Хәзер бит коррупция белән көрәш чаралары турында күп сөйлиләр. Әмма моның өчен мәхкәмәләр бәйсез булырга тиеш. Ләкин кызганычка әлегә бу алай түгел. Шуңа белемне арттыру кирәк. Тик нәтиҗәсе булсын иде”, ди ул.

Аңлашыла ки, хөкүмәт беренче чиратта инде берничә ел җитәкче урынында эшләгән, тугрылыклы, киләчәккә аның белән эшләүгә өмет итеп була торган кешеләрне укытачак. Юкса, инде алдан ук кирәкле белеме булган кешене генә эшкә алырга була кебек. Ләкин ышанычлы кешене укыту хөкүмәт өчен мөһимрәк, күрәсең.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG