Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тай хөкүмәте протестчыларны азрак кан белән бастырырга тырышуын әйтә


Тайланд премьер-министры Абисит Веҗҗаҗива ил телевидениесе аша башкала Баңкокта чуалышларны мөмкин кадәр азрак кан белән туктатырга тырышуын белдерде.

Аңа кадәр армия Баңкок үзәген утлы корал куллану зонасы дип игълан иткән иде. Биредә хөкүмәткә каршы демонстрациячеләргә каршы бәрелешләр дәвам итә.

Гадәттән тыш хәлләр хезмәте белдерүенчә, бүгенге бәрелешләрдә кимендә 6 кеше һәлак булган, 30-дан артык кеше яраланган.
Демонстрациячеләр Веҗҗаҗива хөкүмәте хакимияткә канунсыз рәвештә килде ди һәм яңа сайлау таләп итә.
XS
SM
MD
LG