Accessibility links

Кайнар хәбәр

Монтенегро Казандагы җинаятьче төркем җитәкчесен Русиягә тапшырды


Монтенегро Казандагы “Севастополь” җинаятьче төркеме җитәкчеләренең берсе саналган Зөфәр Үтәгәновны Русия хакимиятләренә тапшырды.

Русиядә бандитизм һәм кеше үтерүләрдә гаепләнүче Үтәгәнов бу елның гыйнвар аенда Монтенегрода кулга алынган иде.

Үтәгәнов төркеме 19 кешене үтерүдә гаепләнә.

Ул башка кеше исемендәге ялган документлар белән сәяхәт иткән булган.
XS
SM
MD
LG