Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта тавышларны яңадан санау сайлау нәтиҗәсен үзгәртмәде


Гыйракта 7 марттагы парламент сайлавындагы тавышларның Багъдад өлкәсендәге өлешен яңадан санау сайлау нәтиҗәләрен үзгәртмәде.

Бәйсез уюгары сайлау комиссиясендәге 9 әгъзаның берсе Саад әр-Рави парламенттагы урыннар бүленешенең элеккечә калачагын белдерде.

Сайлауда элекке премьер-министр Гыяд Галләви блогы иң күп, 91 урын, хәзерге премьер Нури әл-Мәликинең Канун дәүләте блогы 89 урын алды.

Гыйрак парламентында барлыгы 325 урын бар.
XS
SM
MD
LG